Чыты һәвәскәр гармунчыларны бергә җыйды
Биредә гармунчыларның «Чыты, Мишә буйлары, тынмый гармун моңнары» беренче ачык фестивале узды биредә. Ул танылган якташ - гармунчы Хатыйп Әдһәмовка багышланды.
Анда Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Саба, Теләче районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 30га якын гармунчы катнашты.
Фестивальдә барлык катнашучылар да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов сүзләренә караганда, башта фестиваль җирле масштабтагы вакыйга буларак планлаштырылган. Әмма иганәчеләр, администрация ярдәме белән ул район чикләреннән чыкты.
Безнең максат – үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән гармунчыларны күрсәтү. Нәкъ менә алар халыкның мәдәни үзенчәлеген саклый. Мин бирегә эшкә урнашканда, бәйрәмнәрдә концерт программасында баян, гармунлы бер-ике номер гына бар иде. Хәзер бездә һәр чыгыш диярлек әлеге музыка уен кораллары белән уза, – дип сөйләде Миннур Шәмсетдинов.
Мәдәният йорты фойесында шулай ук төрле модельдәге гармуннар коллекциясе тәкъдим ителде. Аны Миннур үзе җыя башлаган.
Элек безнең гармуннар юк иде. Халык белән очрашу вакытында башлыктан бу уен коралын сорадык. Ул безгә «Чайка» бүләк итте. Аннары башка кешеләр дә үзләренең музыка уен коралларын тапшыра башлады. Безнең иң борынгы гармун – 1946 нчы елгы «Тальянка». Хәзер коллекциядә 30 музыка уен коралы бар. Безнең фестиваль дә шуннан башланып китте. Гармуннар тик торырга тиеш түгел, аларда уйнарга кирәк, – дип сөйләде мәдәният йорты директоры.
Фестиваль вакытында коллекция тагын бер музыка уен коралы белән тулыланды. Район башлыгы Илһам Кашапов Чыты мәдәният йортына тагын бер гармун бүләк итте. Шулай ук якын киләчәктә мәдәният йортында гармунчылар түгәрәге оештырырга телиләр, анда теләгән һәркем гармунда уйнарга өйрәнә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа