Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Елмаеп, көлеп яшик!

Күп илләрдә 1 апрельдә көлү, шаяру, дусларча алдашу көнен билгеләп узалар.

Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Кайберәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа, ди. Һиндстанда исә йола буларак такмаклар бәйрәмендә күңел ачканнар.

Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештырылган. Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 гыйнварда түгел, ә 1 апрельдә билгеләнгән. Яңа ел каникуллары 25 мартта башланып 1 апрельдә тәмамланган. Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар. Бәйрәмдә шаяру гадәтләрен кешеләр табигатьтән алган, диючеләр дә бар. Яз көне һава торышы төрлечә була, әле кояш чыга, аннары суытып та җибәрергә күп сорамый.

1 апрель календарьда кызыл төс белән билгеләнмәгән, шуңа бу көнне ял да итмиләр. Моңа карамастан, Русиядә яшәүчеләр генә түгел, Германия, Англия, Скандинавия, хәтта ки ерак Көнчыгыш илләре халкы да бу көнне түземсезләнеп көтеп ала. Ул гына да түгел, бу бәйрәмне кызыклы үткәрү өчен, бар иҗади хыялларын эшкә җигәләр. Кыскасы, 1 апрель, бар җирдә кызык-мәзәк, уен-көлке көне. Аны "алдау көне" дип тә йөртәләр. Тик бу бәйрәмнең асылы кешене алдау түгел, ә үзең якын иткән кешеләрне шаярту, аларга яхшы кәеф бүләк итү, алар белән көлеп, үзеңнең дә күңелеңне күтәрү.

Безнең илдә дә бу көн шаярту, кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үтелә. 1 апрель көнне дусларыбыз белән бер-беребезне шаяртабыз, көләбез, уйныйбыз.

Әйе, көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бик әйбәт! Үпкәләштән булмасын. Күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә килә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз.

Сезнең йөзләрегездә елмаю беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса