Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гүзәл Сафина: «Минемчә, балаларны рухи яктан тәрбияләргә кирәк»

Шәледән өч бала анасы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатынкыз карашы” республика конкурсының зона турында “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңде

– Минем өч кызым бар. Олы кызым Ләйсән Казан (Идел буе) федераль университетының Социальфәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтын тәмамлады. Хәзер “Ватаным Татарстан” газетасында хәбәрче булып эшли. Исламия дә КФУда халыкара мөнәсәбәтләр институтында икенче курста укый. Уку белән беррәттән “Сәләт” яшьләр үзәгендә вожатый, куратор булып эшли. Икесенең дә БДИда югары балл җыюы, максатчан программа буенча үзләре укырга керүләре белән горурланам. Кече кызым Сәидәгә алты яшь, быел мәктәпкә барачак. Минемчә, балаларны рухи яктан тәрбияләргә кирәк. Мин моңа күбрәк игътибар итәм. Минем кызларым мәктәптә дә һәрвакыт бию, җырлау, рәсем ясау белән шөгыльләнделәр. Барысы да шигырь язалар, чөнки мин шигырь язам. Аңа да өйрәтеп була икән. Аларны һәрвакыт төрле конкурсларга җәлеп иттем. Кечкенә чакта бер кызымның: “Әни, син бик йомшак күңелле”, дигәнен яхшы хәтерлим. Әтиебез бераз кырысрак, ә мин йомшак булырга тырышам. “Ел хатын-кызы”нда катнашу минем хыялым иде. Беренче булып чыгыш ясарга туры килде, башта сәхнәгә кече кызыбыз чыкты, ул җырны башлады, аннары аңа мин дә кушылдым, ә минем арттан – олы кызлар. Яхшы чыгыш ясадык, дип уйлыйм.

 

Наилә Җиһаншина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса