Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Яшьләр эшләре министрлыгы милли стильдәге туйларга 100 меңгә кадәр грант бирә башлый

Бу хакта ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

Татарстанда җәен яңа грант программасын башлап җибәрергә планлаштыралар. Яшь гаиләләр, кавышу бәйрәмендә милли фольклор элементлары булган очракта, туй үткәрү өчен 100 мең сумга кадәр акча ала алачак.

«Без Татарстан Рәисе [Рөстәм Миңнеханов] белән сметаны раслыйбыз. Бу 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр грант булачак. Мондый чара бер җирдә дә юк. Программаны җәен башлап җибәрергә телибез. Милли костюмнар, фольклор ансамбль чыгышы яки милли стильнең башка вариантлары булырга тиеш», - дип сөйләде Галиева-Мостафина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса