Яшьләр үзәгендә журналист Земфира Гыйльметдинова истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды
Хәтер кичәсенә Земфираның дуслары, якыннары, туганнары килде.
Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә Зимфира Заһит кызы Гыйльметдинова истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды.
Чарада Татарстан ТРның атказанган артистлары Илсур Мортаза, Мәүлидә Нургали, Ядкар Хәбибуллин, Гөлназ Науметова, Айгөл Бариева, ТРның халык артисты Рәсим Низамов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов, Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова, ТНВ каналы алып баручысы Рания Усманова, "Айфара" төркемнең элеккеге солистлары Рамай, Назлыгөл һәм Яшьләр үзәгенең "Гармония" вокал ансамбле катнашты.
«Үткән ел аның туган көнен туган авылы Балыклыда үткәргән идек. Быел исә, ул үскән, мәктәпне тәмамлаган, бүгенгесе көндә әнисе Мәймүнә апа яшәгән Ленино-Кокушкинода билгеләп үтәргә булдык. Бу матур традициягә әверелер дигән теләк тә бар», дип хәбәр итте Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза.
Наилә Җиһаншина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа