Иске Шигали авылында якташ шагыйрә Луиза Янсуар белән очрашу узды
Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Иске Шигали мәдәният йортында авыл китапханәсе хезмәткәре тарафыннан оештырылган "Күзләремдә - йолдыз чагылышы" дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуга якташыбыз, танылган шагыйрә Луиза Янсуар чакырулган иде.
Очрашуда Луизна Янсуарның әти-әнисе - Николай Николаевич һәм Нина Алексеевна Шаровлар, Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Земфира Әхмәтшина, шигърият сөюче китапханә, мәктәп укучылары, районыбыз китапханәчеләре катнашты. Алып баручылар шагыйрәнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, мәктәп укучылары аның төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен сөйләде. Очрашу барышында Луиза Янсуар үз шигырьләрен укыды, кичәдә катнашучыларны кызыксындырган бик куп сорауларга җавап бирде. Луиза Янсуарның әти-әнисе дә кызларының балачак хатирәләре белән уртаклашты. Очрашу кичәсе шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.
Очрашу вакытында район туган якны өйрәнү музее һәм Гаврилов исемендәге музей хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә оештырды.
Наилә Җиһаншина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа