Керәшен Сәрдәсе авылында “Сәярфест” Республика милли керәшен мәдәнияте фестивале узды
Аны мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта оештырдылар. Чарада Татарстанның сигез районыннан 14 фольклор ансамбле катнашты.
Иҗат коллективлары туган телдә җырладылар һәм биеделәр. Барысы да керәшен мәдәниятын яктыртты, алар үзләренә дә, тирә-юньдәгеләргә дә үз гореф-гадәтләрен онытырга ирек бирмиләр. Кунак-артистлар арасында Балтач районыннан “Айбагыр” ансамбле дә бар иде. Репертуар өчен шигырьләр һәм такмакларны эпос һәм фольклорга багышланган китаплардан алалар. Коллектив өлкән буын вәкилләреннән тора. Шул ук районнан “Стиль” хореография коллективыннан яшь артистлар да килгән. Алар керәшен биюләрен генә түгел, татар, рус биюләрен дә башкаралар.
– Кайберләре безгә беренче тапкыр килде, ә кайберәүләрне без үзебездә инде икенче тапкыр кабул итәбез. Берберебез белән тәҗрибә уртаклашабыз, шулай итеп дуслык күпере булдырабыз, – дип билгеләп үтте фестиваль директоры Айдар Мәннапов.
Ансамбльләр берберсеннән төсләр, бизәкләр, милли костюмнар стиле буенча аерылып торды. Күпләрнең муенында тамакса күрергә мөмкин иде. Ул тукымадан эшләнгән һәм аңа борынгы тәңкәләр тегелгән. Аларның чыңы муенса хуҗасын явыз көчләрдән саклый дип ышаналар.
- Миндә яңа стиль буенча тегелгән сәхнә киеме, ә коллегаларымда халык киеме. Бу тамакса, мәсәлән, 1974 елда ясалган, мин аны бераз үзгәрттем, ул миңа каенанамнан калды, – диде Сарман районы ансамбле солисты Римма Антонова, аларның коллективы җирле “Иганә” елгасы хөрмәтенә аталган һәм инде 49 ел эшли.
Аларның районда да шундый ук “Керәшен гүзәле” проекты бар, ул республика дәрәҗәсендә үткәрелә. Теләге булганнар фотозонада истәлеккә фотога төшә, милли ризыклар белән сыйлана алды. Бу фестивальнең икенче төп көне иде. Беренче көнендә Питрәч керәшеннәре диалекты, аларның милли киемнәре темасына багышланган лекцияләр оештырдылар, ә шушы авылда туган Павел Семенов үз китапларын тәкъдим итте.
Әлеге фестиваль яшьләрдән торган “Сәяр” халык вокаль ансамбле проекты булып тора.
- Керәшен Сәрдәсе авылында буыннар дәвамлылыгы ачык күзәтелә: аларда олылардан торган, шулай яшьләр коллективы да бар. Бу шулай булырга тиеш, буыннар чылбыры өзелсә, традицияләрне саклау мөмкин булмаячак, - диде район башкарма комитетыт җитәкчесе Вадим Никитин.
Бу фестиваль яшьләр инициативасы, бу бик сөендерә. Киләчәктә дә этнофестиваль үсеп, зур биеклекләргә ирешсә иде, – дип нәтиҗә ясады ТР керәшеннәр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа