Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Керәшен Сәрдәсе авылында “Авыл көне” узды

Халык уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачты

Авылда төрле чаралар аша халык традицияләрен саклап калырга тырышалар. Аларда балалар да, яшьләр дә, өлкән буын да актив  катнаша. Бу бәйрәм чарасында сәрдәлеләр  белән беррәттән кайткан кунаклар да  рәхәтләнеп ял итте. 

Авылдашлары өчен бу бәйрәмне авыл җирлеге һәм мәдәният йорты оештырды. Алга китеп шуны әйтәм,  бу кичне  конкурс һәм уеннарда катнашучыларның берсе дә өйләренә буш кул белән кайтып китмәде, алар истәлекле  бүләкләр алды.


- Соңгы тапкыр мондый чара безнең авылда 2019 елда узды. Пандемия аркасында кайбер бәйрәмнәрне үткәрми торырга туры килде. Хәзер авыл халкы соравы буенча «Авыл көне»н яңадан торгызырга булдык. Безнең халык һәр чарада актив катнаша – Тройсын, Нардуган, Качману һәм башкалар, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов.


Бәйрәм башланыр алдыннан Николай Васильевич авылдашларын һәм кунакларны Авыл көне белән котлады, барысына да нык сәламәтлек һәм җәйге эссе кичтә яхшы ял, күтәренке кәеф теләде. Аннан соң күңел ачу бәйгеләре башланды, алар бию һәм җырлар белән алмашынды. Җирле артистлар да үз чыгышлары белән сөендерде. 
Халык уеннары программаның иң күңелле өлеше булды. Бигрәк тә “Мунча” уены ошады, анда конкурсантлар бер-берсен себерке белән чабындырды. Кемнең себеркесендә яфраклар әзрак кала, шул кеше җиңүче дип табылды. Һәм иң яхшысы Татьяна Афанасьева булды.
- Көндәшләрем лаеклы иде, әмма уңыш миңа елмайды, – диде ул. Бу кичтә Татьяна бик күп конкурсларда катнашты, әле тагын берничә җыр да башкарды.


Икенче актив кунак Артур Садыйков бәйрәмгә Казаннан гаиләсе белән кайткан иде. Ул уңай хис-кичерешләр белән бергә җиңүгән өчен бүләкләр дә алды.
– Мин үзем шушы авылдан, - дип сүзен башлады Артур. – Монда йортыбыз бар, ял көннәрендә кайтып йөрибез. Бүгенге бәйрәмне күреп, конкурсларда катнашырга булдык. Гаиләмдәгеләргә - хатыным Надеждага, балаларым Карина, Руслан һәм Регинага – чара бик ошады, – дип кичерешләре белән уртаклашты ул. 
Эссе һава торышына карамастан, үз көчләрен һәм җитезлекләрен тикшереп карага теләүчеләр күп булды. Авызга капкан килеш кашыктагы йомырканы бер-берсенә  җиргә төшермичә тапшыру конкурсы бик озак дәвам итте. Катнашучылар бу биремне яхшы үтәде, бары тик ике йомырка гына җиргә төшеп ватылды.


- Без бүген тормыш иптәшем Николай, улым Илья белән  рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык, шундый  бәйрәм оештыручыларга зур рәхмәт, - диде гомере буе җирле фермада сыер савучы булып эшләгән Раида Ермолаева. 
Ул арада саубуллашу җыры яңгырады. Кунаклар акрынлап өйләренә таралыша башлады, ә яшьләр мәдәният йортына таба юнәлде, анда аларны бәйрәм дискотекасы көтә иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса