Керәшен Сәрдәсенең тагын бер ансамбленә халык исеме бирелде
Керәшен Сәрдәсе авылыннан “Сәяр” вокаль ансамбле инде җиде ел тамашачыларын үз иҗаты белән сөендерә. Бу вакыт эчендә коллектив авылдашларының гына түгел, ә республиканың күп кенә районнары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең күңелен әсир иткән. Алар төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Шушы көннәрдә ТР мәдәният министры боерыгы белән “Сәяр”гә халык ансамбле исеме бирелде.
Ансамбль талантлы керәшен яшьләрен берләштерә: Анна Иванова, Марина Семенова, Алена Яковлева, Маргарита Петрова һәм Айдар Мәннапов (ул коллективның җитәкчесе). Алар үзләренең тәүге чыгышларын яхшы хәтерли, 2011 елда авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чарада катнаша алар. Тамашачылар яшь җырчыларның чыгышларын шулкадәр җылы кабул итә, аларны көчле алкышларга күмә. Шул вакыттан бирле бер генә чара да яшь коллектив чыгышыннан башка узмый. Алар керәшен халык җырларын да, популяр эстрада җырларын да башкара.
Соңгы елларда алар иҗатларында үз халыкларының онытылып барган мәдәниятен күрсәтергә тырыша, борынгы җырларны башкаралар, сәхнә костюмнарында борынгы милли киемнәрне чагылдыралар, керәшен халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре белән танышалар. Әлбәттә инде, өлкән буын кешеләре өчен генә түгел, ә яшьләр өчен дә кызыклы булсын өчен иҗатларына заманча бизәлешләр кертәләр.
Сүз уңаеннан, Керәшен Сәрдәсендә тагын бер коллектив – “Чулпы” ансамбле бар, ул инде күптәннән халык ансамбле исемен йөртә, анда катнашучыларның берсе Нина Фадеева яшьләрнең мактаулы исем алуларына бик шат булуын белдерде.
- “Сәяр” – безнең укучылар, – ди ул. – Безнең яшьләр үз халкы мәдәниятенә тартыла икән, димәк, без халкыбыз кыйммәтләрен дистә еллар буе юкка гына кадерләп сакламаган, түкми-чәчми, каннарына сеңәрдәй итеп балаларга тапшырмаган. Безнең эзләр буенча яңа коллективның баруына без бик шат – бу бит буыннар чылбыры әле нык дигәнне аңлата. Әлбәттә, бу мәктәп, авыл мәдәният йорты, музей, авылдашларның һәм фольклор ансамбльләрнең бердәм хезмәт нәтиҗәсе дә. Безнең хезмәтне күргән һәм хуплаган җитәкчеләребезгә һәм тугры тамашачыларыбызга зур рәхмәт.
Халык ансамбле исемен алу уңаеннан, яшь коллектив зур концерт оештырды, анда балалар авылдашларының яраткан җырларын башкардылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, яшьләрне котларга бүгенге көндә Казанда яшәүче җырчы якташлары да килде. Марина Вараксина эштән буш вакытларында шигырьләр яза, ә Анна Попова – татар эстрадасының популяр җырлар авторы.
Элегрәк математика фәнен укыткан Николай Никифоров яшьләрнең яңа уңышы белән горурлана.
- “Сәяр” - "Чулпы" оныклары. Алар минем күз алдымда үстеләр, - дип сөйли ул. - Бервакыт мин кызларга һәм Айдарга борынгы керәшен җырын җырлап күрсәттем, ә аннары алардан бу җырны беләсезме дип сорадым. Алар белмибез дигәч, бу җырны өйрәнеп килергә куштым. Соңрак алар фольклор белән күбрәк кызыксына башладылар. Әлбәттә, аларга бу исем җиңел генә бирелмәде - бу күп санлы репетицияләр, район һәм республиканың иҗади тормышында актив катнашу нәтиҗәсе. Аларның коллективына озын гомер һәм яңа җиңүләр телим.
Ольга Харитонова, авыл мәктәбе пешекчесе, бу укучыларны яхшы хәтерли, ди.
- Алар турында яхшы сүзләр генә әйтә алам - тыйнак, тәрбияле, әдәплеләр. Алар - безнең мәктәпнең горурлыгы һәм башкалар өчен үрнәк.
- Коллектив оешканда, без бернинди исем һәм бүләкләр турында да хыялланмадык. Безне иҗатка, сәхнәгә мәхәббәт берләштерде, - ди солистларның берсе Маргарита Петрова. – Без дүрт кыз һәм бер егеттән торган төркем идек, акрынлап безне таный, концертларга һәм халык күңел ачуларына чакыра башладылар. Вакытлар узу белән, без моның барысын да ни өчен эшлибез соң, дигән сорау туа башлады. Нинди дә булса мәгънә булырга тиеш бит. Һәм менә мәгънә барлыкка килде – халкыбызның кабатланмас һәм бай фольклор мәдәниятен яңарту. Минем уйлавымча, нәкъ менә шушы максат аркасында без танылуга ирештек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа