Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Керәшеннәр Тройсынга әзерләнә

Җәй башы – ул сабантуйлар чоры. Безнең райондагы керәшен авылларында бу бәйрәм Тройсын буларак билгеләп үтелә.

Керәшеннәр өчен бу бәйрәм бигрәк тә кадерле. Халык аны бернигә карамыйча саклап кала алган. Башта аны мәҗүсилек йолаларын үтәү килешми дип дин әһелләре яратмаган, соңрак совет хөкүмәте артык дини бәйрәм дип табып тыярга тырышкан. Керәшеннәр үзаңында Тройсын дини бәйрәм генә түгел, ул үз эченә борынгы гореф-гадәтләрне дә һәм заманча сабантуйның иң матур йолаларын да туплаган. Керәшеннәрнең барлык йолалары кебек үк бу бәйрәм дә табигать белән бәйләнгән. Ул, агачлар яфрак ярып, елның иң матур вакытын – җәйне каршы алырга әзерләнгәндә үткәрелә. 

Бәйрәмгә бөтен авылдашлар җыела, бу көнне мәйданда күптән күрешмәгән дус-ишләрне, классташларны, туган-тумачаларны очратырга мөмкин. Теләсәң, мәйдан түренә чыгып җырла, бие, ярышларда катнаш, башкаларны күр, үзеңне күрсәт.

Бүген 17.00 дә Янсуарда Симек бәйрәмен билгеләп үтәләр, иртәгә Керәшен Сәрдәсендә иртәнге сәгать 10 да, Көлкәмәр, Кибәч, Әлбәдендә кичке 17 сәгатьтә, 27 май көнне Кәвәлдә 14.00 дә Тройсын бәйрәмнәре башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X