Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Килегез, күңелле булачак

Хөрмәтле питрәчлеләр, сез әлегә кадәр гаиләгез белән чаңгы-чаналарда йөрер өчен, шулай ук кышкы урманга барып, андагы матурлыкка сокланыр өчен вакыт тапмаган булсагыз, күңелегезне төшермәгез, моның өчен нәкъ менә вакыты килеп җитте. Бу якшәмбе, 24 гыйнварда, районда традицион "Сәламәтлек көннәре" башланып китә.

Елена ЗАРИПОВА

Рәхәтләнеп күңелле ял итү һәм атна буена җитәрлек көч туплау өчен кышкы урманга барып, саф һава суларга, чаңгыда йөрергә, төрле конкурсларда, уеннарда катнашып, карлы аланда биеп-җырлап күңел ачарга гына кирәк.

Быелгы тәүге "Сәламәтлек көне"нең күңел ачу программасы Питрәчтә наратлыкта көндезге сәгать 10да башлана. Килегез, бер дә үкенмәссез.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X