Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Китап бәйрәме" Питрәчкә килеп җитте!

Быел данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула.

Шул уңайдан 14 июнь көнне район үзәк китапханә хезмәткәрләре Ленино-Кокушкино авылы китапханәсе мөдире белән берлектә, Яшьләр үзәгендә «Китаплар патшалыгы - Татарстан китап нәшрияты» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрделәр.
Кичәбез кунаклары - табигатьләре белән тыйнак, гади күңелле, җор телле әдәбиятыбызда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче язучыларыбыз - якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Камил Әдһәм улы Кәримов, татар шагыйре , журналист, галим, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех, татар шагыйре, язучы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Ринат Мәннан.


Кичә «Җәүhәр» татар халык фольклор ансамбле башкаруында «Исәнләшү», «Питрәч таласы» җыры белән башланып китте.
Кичә барышында якташыбыз Камил Кәримов укучыларга, иҗат юлы, балачак хәтирәләре белән уртаклашты. Шулайк ук, татар шагыйре Ленар Шәех Татарстан китап нәшрияты 2018 нче елда әсәрләрне аудио-китаплар форматында эшли башлавын, татар китапларын онлайн тәкъдим итүе турында сөйләп үтте.
Кичәгә нәни китап сөюче дусларыбыз, язучыларның шигырьләрен әзерләп килгәннәр иде.
Балалар өчен бик актив иҗат итүче татар шагыйре Ринат Мәннан укучыларыбызга берничә шигырен бүләк итте.
Кичәдә катнашучы укучылар, китапханәчеләр, балалар, язучыларыбызга кызыксындырган сорауларын бирделәр .
Очрашу кичәсе сизелми дә үтеп китте, ул якты хис-кичерешләргә бай булды.
Кичә ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фирдинант улы Фазылҗанов, Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры урынбасары Сиринә Минвәли кызы Кабирова, Яшьләр үзәге директоры Ольга Макарова язучыларыбызга иҗади уңышлар теләп, бу очрашу кабат кабатланыр дигән теләктә калдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса