Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапханә фестивале һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте

Питрәчтә яшь өйләнешүчеләр паркында “Питрәч! Укы!” китапханә фестивале үтте. Аны раойн үзәк китапханәсе оештырды. Әлеге чара барышында интерактив мәйданчыклар эшләде, анда кунакларны сюрпризлар һәм бүләкләр көтте.

Бәйрәмгә килгән кунакларга бик күп кызыклы чаралар тәкъдим ителде: аларны “Китап”, “Аквагрим”, “Әдәби баттл”, “Осталар ярминкәсе”, “Әдәбият киштәсе”, “Китаплар буенча  сораулар”, “Китап  тукталышы” һәм башкалар көтә иде. Бөтен парк буенча хаотик тәртиптә урнашкан әлеге мәйданчыклар  төрле вакытта эшли башлады, аларда жетоннар эшләргә мөмкин иде, аннан соң аларны  махсус палаткада урнашкан Пеппи һәм аның дусларыннан  призларга алыштырырга була иде.

– “Әдәби баттл”да катнашу шулкадәр кызык булды. Барлык катнашучыларны ике командага бүлделәр һәм төрле тематикага сораулар бирделәр. Башка кызыклы биремнәр дә булды. Кызганыч, без җиңә алмадык, шулай да безгә жетоннар бирделәр, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты җиденче сыйныф укучысы Ирина Иванова.

– Җиңел булыр дип уйлаган идем,  шактый катлаулы сораулар очрады, – диде интерактив мәйданчыкларның берсендә  мавыктыргыч сканворд чишүдә катнашучы  беренче мәктәп укучысы Адилә Камалетдинова. – Барыбер  биремне үтәп чыгачакмын, – диде елмаеп Адилә.

Бәйрәмгә килгән һәркемне район хореография коллективлары һәм җырчылар шатландырды.

- Район мәйданчыкларында чыгыш ясау һәрвакыт күңелле, - ди "Сәяхәт" хореография коллективы катнашучысы Зарина Цыганова. - Менә бүген дә без питрәчлеләр алдында бик теләп чыгыш ясадык һәм һәркемнең кәефен күтәрдек, дип өметләнәм.

Китап һәм журналлар укырга яратучылар өчен традицион буккроссинг эшләде, анда теләсә нинди китапны бушлай алырга мөмкин иде. Сүз уңаеннан, буккроссинг фестиваль кунакларын бик кызыксындырды - кешеләр 1-2шәр китап яки журнал алды. Һәм, әлбәттә, һәркемдә "Питрәчлеләр нәрсә укый?" дигән сорау туды. Бу турыда "китап киштәсе"нә килеп, анда булган китап-журналларны карап белергә була иде. Биредә заманча авторлар, шулай ук рус һәм чит тел әдәбияты язучыларының китаплары да тәкъдим ителгән иде. Төрле эчтәлекле журналлар да күп булды.

Шигъри мәйданчыкта Людмила Козлова, Николай Александров, Мария Максимова, Ангелина Блинова, Руфинә Галиәскәрова, Альберт Хаммадиев һәм башкалар тамашачыларга үзләренең шигырьләрен тәкъдим иттеләр.

"Сәяхәт" һәм "Әкият" хореография коллективларына район мәдәният бүлеге башлыгы тарафыннан Рәхмәт хатлары бирелде. Район үзәк китапханәсенең иң актив укучыларына призлар һәм бүләкләр тапшырылды.

- Китапханәнең иң актив укучысы итеп билгеләүләренә мин бик шат, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты икенче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Александр Балабанов, ул бүләккә Алтын формуляр һәм популяр автор китабы алды.

Чара азагында бердәм уку билетлары буенча бәйрәм лотереясы уйнатылды. Уку билетлары булмаган кешеләр аны шунда ук, фестиваль мәйданчыкларының берсендә оформить итә алды. Исегезгә төшерәбез, бердәм уку билетына ия булган кеше Татарстан Республикасының теләсә кайсы китапханәсеннән файдалана ала.

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: бу көн күңелле, мавыктыргыч, кызыклы булды. Ә иң мөһиме, ул һәркемгә шатлык һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X