Клубның ярты гасырлык юбилее – бөтенхалык бәйрәме
Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният учагы илле еллыгын билгеләп үтте.
Бу уңайдан без кабат район газетасы битләрен актардык. 50 ел элек бу вакыйга турында безнең коллегаларыбыз нәрсә язды икән?!
Хәзерге вакытта районда “мәдәни төзелеш буенча өчьеллык” кысаларында төзелгән клубларга капиталь ремонт ясалган. Аларда, элеккечә, тормыш кайный. Юбилей көнендә Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты тулы иде, күпләр авылдашларының бәйрәм концертын аягүрә басып яисә фойедан үрелеп карарга мәҗбүр булды, ир-атлар исә клубка керергә җөрьәт бөтенләй итмәде: хатын-кызларга һәм балаларга урын биреп, урамда бу урын белән бәйле күңелле мизгелләрне искә төшерде.
Сәхнәне халык талантлары тотты: үзешчән артистлар, "Чулпы", "Сәяр", "Елмай" ансамбльләре чыгыш ясады, авылдашларын татар эстрадасының популяр артисты Римма Никитина сөендерде.
Авылның яшь егетләре мәдәният йорты хезмәткәрләренә – исемле бүләкләр, ә клубка пар генераторы бүләк иттеләр. Хәзер Керәшен Сәрдәсендә дискотека тагын да романтиграк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа