Күн авылында туып-үскән Эльмира Хисаметдиновага мактаулы исем бирелде
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән
Питрәч районы Күн авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Алабуга шәһәрендә яшәүче, «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең театр дисциплиналары укытучысы Хисаметдинова (Хәлимова) Эльмира Илдус кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
Эльмира Илдусовна үзенең хезмәт эшчәнлеген район мәдәният йортында башлый - методист булып эшли, шулай ук күп кенә спектакльләр куюда катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа