Күннән Зәмирә Исмәгыйлева Бөтенроссия конкурсында катнашты
Ул җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Күн авыл мәдәният йортының клуб формированиесендә катнашучы Зәмирә Исмәгыйлева балалар һәм яшьләр арасында үткән «На взлете» XV Бөтенроссия конкурсында җиңде һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Кыз "Сынлы сәнгать" номинациясендә Габдулла Тукайның "Эш бәткеч уйнарга ярый" әсәре белән катнашты.
Зәмирәне котлыйбыз һәм аңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа