Күннәргә олы бүләк
Әле яңа гына җирле редакциядә Рәшидә Галәвиеваның "Күн урта мәктәбе тарихы" дип аталган тарихи-библиографик китабы дөнья күрде. Китап тышында - авторның мәктәптә эшләгән елларында төшкән фотосурәте.
Әйтерсең, ул укучыга елмаеп, нидер әйтергә тели, чакыра сыман. Китап "Багышлау" дигән кереш сүздән башлана. Рәшидә апа анда кыскача гына китапның эчтәлеген яза, укучыга мөрәҗәгать итә. "Күн урта мәктәбе тарихын язарга һәм аны киләсе буыннарга ташка басып калдырырыга булдым. Кемнәр килгән, кемнәр киткән, нинди яхшы эшләр калдырган? Якыннары, дуслары, хезмәттәшләре аның турында нинди истәлекләр сөйлиләр - болар барысы да мине кызыксындыра", - ди ул.
Саф татар телендә бик аңлаешлы, үтемле итеп язылган текстларда Күн авылының бүгенгесе дә, борынгы үткәне дә, аның кешеләре, танылган шәхесләре, мәгърифәтчеләре турында бик җентекләп, фактлар белән үрелеп языла. Пимәр авылында туып-үскән, Күн авылында гомер иткән, 40 елын балаларга белем бирүгә багышлаган педагог Күн кешеләренә бик зур бүләк әзерләгән. Аны һәрбер гаилә алып укырлык, ул кадерләп саклана торган ядкарь. Чөнки ата-бабалары, үзләре турында язылган истәлекләр белән тулы. Аны кулыңа алсаң, ахырына кадәр укып бетерми мөмкин түгел. Ул магнит кебек тарта, тагын нәрсәләр язылды икән, дип кызыксынасың. Китапның башында ук Күн белем йортында директор булып эшләүчеләр исемлеге бирелгән. Аннары авылның тарихи үткәне, чишмәләре, басу, чүнник, юл, күпер исемнәре турында языла. Авыл кешеләренә, тирә-як авыл халкына төпле дин һәм дөньяви белем бирүче Габделкадыйр Гыйсмәти турында җентекләп сөйләнә. Күнне киләчәктә яшәтүче өч буын гаиләләр исемлеге бирелә. Алар аз түгел - 52. Аннары мәктәптә эшләүче укытучылар исемлеге, аларның нинди фәннән укытуларын күрсәтеп яза Рәшидә апа. Һәм иң әһәмиятлесе 1974-2009 елларда Күн мәктәбендә укып, аны тәмамлаганнар турындагы язма һәм аларның тулы исем-фамилияләре. Тагын шунысы игътибарга лаек, китап уртасында фотосурәтләр куелган. Анда мәктәп директорлары, укытучылар, автор үзе, укучылар, мәктәп активы һәм башка күп рәсемнәр урнаштырылган. Мәгълүматны туплый белгән Рәшидә апа! Үзе әйтмешли, 25 яшьтән истәлекләр язып бара башлаган, хәзер шуларны китап итеп бастырды. Бу китапны ул Күн мәктәбенең олуг юбилеена - 120 еллыгына багышлап, үз тырышлыгы, үз средстволарына чыгаруын да әйтергә кирәк. Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елына да бер дигән хезмәт бу! Кызганыч, тиражы бик аз - 150 данә генә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13400
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:13100
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.15100
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.16500
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17300
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13400
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:13100
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.15100
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.16500
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17300
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгызТуган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**152100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215200
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**325100
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228300
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган171500
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166900
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика