“Колай – күңелемә шулкадәр якын син”
Виктор Сергеевның күптән түгел генә басылган "Туган авыл турында очерклар" китабын кулга алгач, моңа күпме хезмәт куелуын аңлавы кыен түгел. Автор һәр бүлектә туган ягына карата булган җылы хисләрен җиткергән.
Китап язарга сезне нәрсә этәрде? дигән сорауга Виктор Сергеев, туган җиргә мәхәббәт, дип җавап кайтарды. Чөнки нәкъ тә туган ягыңа карата мәхәббәт аны кечкенәдән үк илһамландыра һәм канатландыра. Берничә ел Колай авылыннан читтә, Яшел Үзәндә яшәгән егетне шушы хисләр кире туган авылына чакырып кайтарган. Монда питрәчле җирле мәктәптә балаларга физкультура һәм спорт буенча дәресләр бирә, уку йортында туган якны өйрәнү музее ача, туган авылында чиркәүне яңадан торгызу һәм анда гыйбадәт кылу буенча хезмәт итә, шулай ук үзенең тикшеренүләрен дәвам итә.
"Виктор Андреевичны кечкенәдән үк туган як тарихы җәлеп итә, ул авылдашлары, туганнары һәм якыннары сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлый һәм исендә калдыра. Ә алар арасында 1917 елгы революциягә кадәр Колай авылы тормышын күзәтеп барган олы яшьтәге кешеләр булган. Аларның хатирәләрен тыңлаганда, Викторның күз алдына Совет идарәсенең беренче еллары, коллективлаштыру, авылда колхоз һәм совхоз оешу, сугышка кадәрге чор һәм Бөек Ватан сугышы еллары, һәм аннан соң килүче халык хуҗалыгының чәчәк ату вакыйгалары килеп баса. Гаҗәеп хәтер Виктор Андреевичка безнең өчен озак елларда булган авыл тормышы турында булган мәгълүматларны саклап калырга, аларны әзерләргә һәм үзенең китабында бастырырга мөмкинлек бирә. Аның персонажлары руханилар, игенчеләр, сугыш ветераннары һәм укытучылар, хуҗалык җитәкчеләре һәм гади авылдашлар була, - дип сөйли, "Туган авыл турында очерклар" китабы керешендә, Колай авылының "Алланың терелтүче Качы" чиркәве настоятеле, протоиерей Александр Карпухин.
"Очерклар"ның беренче бүлеге авыл тарихына, аңа кайчан нигез салынуы һәм оешуына багышланган. Бөек Ватан сугышында да катнашкан колайлылар турында мәгълүматларны яңарту буенча да зур хезмәт алып барыла.
- Элегрәк безнең һәйкәлдә сугыш кырларында ятып калган сугышчы-фронтовикларның 74 фамилиясе бар иде, - дип искә төшерә Виктор Сергеев. - Әмма вакытлар узу белән төрле җирле кешеләр килеп, бу исемлектә аларның әтиләре, ирләре, абыйларының исемнәре җитмәгәнен әйтә башладылар. Бу мәгълүматларны табу буенча җентекле эш башлана. Чөнки безнең барлык геройлар да аларны хәтерләүгә лаек. Без исемлекне яңарттык һәм фронтта һәлак булучы колайлыларның саны 185 булды. Ә күптән түгел архивтан да мәгълүматлар килде, һәм хәзер бу исемлектә 215 фамилия. Аларның барысы турында да минем китапта әйтелгән.
Басмада фотоиллюстрацияләргә дә күп урын бирелгән. Аларда колайлыларның күп буыннары сурәтләнгән: хезмәтчәннәр, игенчеләр, укытучылар һәм табиблар укучыга озак еллар аша аклы-каралы һәм төсле фотолардан карыйлар. Басылган фотолар арасында 1910 елгылар да бар. Монда шулай ук бу елда ясалган портретлар да бар. Һәм аларда Колайда яшәүчеләр, аның бүгенге көне чагылыш таба. Моннан тыш, 1735 елда төзелгән һәм бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган Спасс чиркәвенең тарихы сурәте, әлбәттә, бәяләп бетергесез хәзинә. Автор аңа "Чиркәү - авыл рухы" бүлеген багышлый.
"Авыл турында очерклар" әле тагын бер бүлек бар. Аның турында әйтеп китәсе килә. Ул "Җирле диалект" дип исемләнгән. Анда автор колайлыларның телләрендә чагылган туган җиренең, туган халкының кабатланмас үзенчәлеген мәңгеләштерә. Хәзер кызык тоелган бу сүзләрне укыганда, күп еллар элек бу кешеләрнең ничек сөйләшкәннәрен күз алдына китерергә була.
Әлбәттә, авылда тормыш дәвам итә, Виктор Сергеев та ирешелгәннәрдә генә туктап калырга җыенмый:
- Һичшиксез, бу эшне дәвам итәчәкмен. Әле тагын өстәмәләр кертәчәкмен.
Без исә авторга иҗади илһам, сәламәтлек телибез һәм туган җиренә багышланган елъязмалары аша питрәчлеләрне рухи яктан баетуга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа