Кощактан кечкенә биючеләр "Йолдызлык" фестиваленең зональ турында беренче тапкыр җиңү яуладылар
Хәзер алар финалга әзерләнә.
Лаешта зона этабының гала-концертында безнең район 18 номер тәкъдим итте. Питрәчлеләрнең әлеге фестивальдә катнашу дәверендә бу иң күп чыгыш. Финалга 14 номер узды - бу беренче, икенче һәм өченче урыннар алучылар. Алар арасында Кощак авыл мәдәният йортында шөгыльләнүче «Гретта» хореография студиясенең кече төркеме дә бар.
Без тәвәккәлләп, кече төркем белән беренче тапкыр фестивальдә катнашырга булдык. Бик тырышып, озак әзерләндек. Һәм менә нәтиҗәсе, без беренче урында! Әлбәттә, хискичерешләребезне аңлатып бетереп булмый. Мин балаларны һәрвакыт җиңүгә рухландырам, үзем дә беренче тапкырдан ук мондый искиткеч нәтиҗәгә ирешербез дип уйламаган идем. Ә бит балалар сентябрьдә генә шөгыльләнә башлады. Миңа җитәкче буларак экспертларның фикерләрен ишетү мөһим иде. Жюри билгеләп үткәнчә, бию куелышы бик яхшы, сюжет та искиткеч. Без ике бию әзерләгән идек, һәм аларның берсенең сюжеты буенча без рюкзакта «Йолдызлык»ның җиңү йолдызын таптык, - дип сөйләде студия җитәкчесе Людмила Александрова.
Балалар якынча бер ел нигезле рәвештә шөгыльләнә. 9-14 апрельдә алар башка талантлар белән бергә үзләрен республика сәхнәсендә күрсәтәчәкләр. Һәркемнең суперфиналга эләгү мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа