Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

КВН дәвам итә

КВНның популярлыгы – эрудицияле, артистик кешеләр, җырлаучылар һәм биючеләр өчен үз-үзеңне күрсәтү формасы. Питрәч яшьләре дә аннан читтә калмый. Район командалары үткәргән КВН уены бу юлы театр елына багышланган иде һәм ул “Бөтен дөнья – театр” дип аталды.

Аны тәҗрибәле КВНчылар – Богородск урта мәктәбенең “Поп-корн” командасы ачты. Узган ел алар “Юниор” Казан лигасы КВН мәктәбенә чакырылды һәм алар Казан сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясый башладылар. Мәсәлән, КВН Юниор-лигасында алар финалга чыктылар, “Яшь Казан” лигасында өченче урын алдылар. КВН район уенында катнашучыларга һәм тамашачыларга команда мастер-класс күрсәтте, шуннан соң сәхнәгә дүрт команда чыкты: Питрәч 1 нче урта мәктәбенең “КМТС” командасы, Ленино-Кокушкино авылыннан “Молодежка” командасы, Чыты авылыннан “Дүрт татар” һәм Шәледән “Казан асты егетләре” командасы.
Барлык катнашучылар да “Визит карточкасы”, “Разминка” һәм “Музыкаль номер” кебек конкурсларда үз сәләтләрен күрсәтеп, үткенлектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Шунысы игътибарга лаек, ленинококушкинолылар да бу уенда яңа уенчылар түгел. Быел алар егерме бишенче юбилей КВН фестивалендә катнаштылар, шулай ук Сабада, студентлар КВНында уйнадылар.
Шулай да җиңүне дебютантлар яулады: беренче урында шәлелеләр, икенчедә – чытылылар, өченчедә – “Молодежка” командасы. Алар барысы да диплом белән бүләкләнделәр.
Бүген исә “Поп-корн” командасы алда торган сынауларга ныклап әзерләнә. 4 майда Казанда ТР КВН “Юниор” мәктәп лигасы финалы узачак. Анда катнашучылар сезон чемпионы исеме өчен көрәшәчәк, шул исәптән, Эльмира Мәхмүтова җитәкчелегендәге Богородск командасы да. Аның сүзләренчә, укучылар үзләре мәзәк язалар – моңа һәм шулай ук сәхнәдә ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген, актерлык осталыгына, сәхнә сөйләменә һәм башкаларга КВН мәктәбендә өйрәткәннәр. КВН уены - зур хезмәт, дип тә ассызыклады ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X