Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Көзге бизәкләр балалар күңеленә шатлык өсти

Гадәттә көзге яңгырлар һәм салкын җилләр безне сөендерми.

Әмма көзге бизәкләр балалар күңеленә аеруча да шатлык өсти. Көзге көн алар өчен могҗизаи ачыш булып тоела. Безнең чираттагы "Көзге маҗаралар" фотоконкурсы җиңүчеләре дә билгеле булды. "Вперед"-"Алга" район газетасы редакциясендә җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Редакциянең спонсорлар табып төрле фотоконкурслар үткәрүе матур традициягә әйләнде. Шулай итеп укучыларыбызның фотографияләрдә сурәтләнгән кадерле мизгелләрне искә төшерү, аларга соклану мөмкинлеге барлыкка килә. Бу юлы фотоконкурс геройлары балалар иде. Ата-аналар балаларының көзге матурлыкка соклануларын фотога төшереп алырга тырышкан. Бу көзге хозурлану һәм күңелләрне күтәрүнең яхшы ысулы да.

Фотоконкурс үткәрү дәвамында редакциягә районның төрле почмакларыннан балалар сурәтләнгән 19 фотография килде. Сафина Шәрәфетдинова һәм Захар Полушкин арасында беренче урын өчен җитди көрәш барды. Җиңүче тавыш бирү тәмамлануга берничә сәгать кала гына билгеле булды. Җиңүче булып Сафина Шәрәфетдинова саналды, аның өчен меңнән артык кеше тавыш бирде. Көзге муллык фонында төшкән кечкенә кыз рәсеме беркемне дә битараф калдырмады.

- Безнең Сафина фотога төшәргә бик ярата, - ди ун айлык кызның әнисе Дарья Шәрәфетдинова. - Конкурс турында социаль челтәрләрдән белдек һәм катнашырга уйладык. Агитация кампаниясе оештырдык һәм безнең өчен барлык туганнарыбыз, дусларыбыз һәм танышларыбыз тавыш бирде, - ди ул.

Шәрәфетдиновлар гаиләсе Казанда яши, алар Питрәчкә карт әбиләре янына еш кайтып йөриләр. Казанда Горький паркында профессиональ фотограф белән махсус фотосессия ясаганнар.

Питрәчтән Захар Полушкин әз генә азрак тавыш җыйды. Аңа бары яшь ярым гына. Фотога төшүне әле аңлап бетермәсә дә, яраткан эте белән агач яфраклары арасында үзен фотога төшерергә рөхсәт иткән. Алар урамга саф һава суларга чыккан чакта фотога төшкөннәр.

- Фотоконкурста катнашырга безгә әни киңәш итте. Фотоны бөтен гаиләбез белән сайладык. Җиңүчеләр исемлегенә эләгүебезгә бик шатбыз, - ди Захарның әнисе Элина Полушкина.

Өченче урында - Колайдан Кира Агафонова. Кызганыч, Кира һәм аның әти-әнисе бүләкләү чарасына килә алмады. Аны лаеклы бүләге редакциядә көтә, ул аны төрле вакытта килеп алып китә ала.

Редакциядә аларга дипломнар һәм спонсорыбыз "Портрет" фотосалоныннан ("Каймак" сәүдә үзәгендә урнашкан) истәлекле бүләкләр тапшырылды.

- Фотоконкурслар үткәргән вакытта безнең сайт бик популярлаша, анда керүчеләр саны да арта. Монда аларның якыннарының фотографияләре белән хозурлану гына түгел, ә иң кызыклы районыбыз яңалыклары белән танышу мөмкинлеге дә бар, - дип билгеләп үтте газетаның баш редакторы Николай Александров.

Безнең фотосалонның район газетасы үткәргән төрле конкурсларда беренче генә спонсор булуы түгел. Безнең яраткан эшебез - кешеләргә шатлык өләшү. Без фотосалонда төрле зурлыктагы, төрле кәгазьдә фотографияләр бастырабыз, шулай ук киемнәргә, савыт-сабага, һәм башка предметларга фотосурәтләр төшерәбез. Сез бездә фоторамкалар, фотоальбомнар һәм башка бик күп товарлар сатып ала аласыз, - диде фотосалон хезмәткәре Елена Никитина. Ул җиңүчеләргә аларның фотографияләре төшерелгән бүләкләр тапшырды.

Гадәттә көзен күңелләрне ниндидер моңсулык биләп ала, ә менә балалар безгә аңа башкача карарга мәҗбүр итте. Көз дә бик матур һәм күңелле була ала икән.

Һәрвакыт безнең белән, безнең pestrecy-rt.ru сайтында калыгыз, сезне һәр көнне кызыклы мәгълүматлар көтә.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса