Әлбәден авылында популяр артистлар булып китте
Кунакларның күбесе Питрәч районында туып-үскән. Без Камал театры актерлары, ТР халык артистлары Раушания Юкачева һәм Айдар Хафизов белән аралаша алдык. Аларда иҗатка мәхәббәт кем уяткан һәм Питрәч районы алар күңелендә нинди урын алып торуы турында сөйләделәр.
Питрәч районында күп кенә талантлы кешеләр туган һәм үскән, алар хөрмәткә лаек, танылган шәхесләр. Алар туган җирләрен онытмыйлар, якыннары, туганнары янына еш кайталар, бәйрәм чараларында катнашалар. Бу юлы аларны Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның туган авылына чакырдылар. Кунаклар Герой музеенда булдылар, алар өчен «Әлбәден» хәрби уеннары» фестивален үткәрү урыны буенча экскурсия уздырдылар. Аннан соң аларны Керәшен Сәрдәсендә дә кунакчыл каршы алдылар.
- Экскурсия мине бик нык гаҗәпләндерде. Мин Петр Гаврилов – минем якташым булуы белән горурланам. Безгә әле мәктәптә аның турында бик күп сөйләделәр, - дип искә ала Раушания Юкачева. Ул Күн авылында туа һәм җирле мәктәптә укый. Өмет-хыялларын тормышка ашырыр өчен туган авылыннан китә.
- Җиденче сыйныфта мин актриса булырга теләвемне тасвирлап инша яздым, - дип уртаклаша мөхтәрәм кунак. - Бу теләкне миндә вокал һәм хореография белән актив шөгыльләнүче укытучыларыбыз уятты. Алар безне шигырьләр укырга, сәнгатьтә хис-тойгыларны дөрес итеп чагылдырырга өйрәттеләр, - ди Раушания Хөснетдиновна. Туган авылында аны җәен дә, кышын да күрергә була. Салкыннарда әти-әнисе йортын җылытырга, ә көннәр җылынуга бакчаны чәчәкләр белән бизәргә, җиләк-җимеш җыярга, табигать белән хозурланырга кайта.
Театр һәм кино актеры Айдар Хафизов та җәен туган авылы Күндә үткәрә. Аның балачак һәм яшьлек еллары да биредә үткән.
- Безнең мәктәптә Мания апа бар иде. Гаҗәеп хатын-кыз. Аның ире белән балалары юк иде. Ул безне үз баласыдай күрде. Безнең өчен бәйрәмнәр оештырды, бергәләп спектакльләр куя идек, - дип сөйли Айдар Садриевич.
Әлбәденгә кайтуының гади генә визит булмавын әйтте.
- Петр Гавриловның фаҗигале язмышы гомер буе минем күңелемнән китми. Ул ачы язмышка дучар булган. Хәзер аны танытулары, фестивальләр оештырулары, окоп ясаулары, Брест крепостен яңадан торгызулары бик яхшы. Әмма шуңа йөрәгем әрни, кешеләр аның чын герой булуын бик соң аңлады, - ди Айдар Хафизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа