Ленино-Кокушкино авылында «Гаилә фестивале» үткәрделәр
Фестивальдә 6 гаилә катнашты.
Ленино-Кокушкино авылы китапханәсе Яшьләр үзәге белән берлектә «Гаилә фестивале» үткәрде.
Алар тамашачыларны үз нәселләренең тарихы белән таныштырдылар, үз һөнәрләре, гаилә традицияләре, өйләрендә саклана торган һәм зур кыйммәткә ия әйберләр турында сөйләделәр. Һәркем кызыклы күргәзмә әзерләгән иде, анда милли ризыклар, костюмнар, борынгы савыт-саба, кул эшләре әйберләре күрергә мөмкин иде.
Резеда Газизуллина кунакларга гаиләсенең шәҗәрәсен тәкъдир итте. Ул картина рәвешендә ясалган һәм рамкага куелган. Алар аны туганнары белән бергә ясаганнар. Башта мәгълүмат тупладык, мәсәлән, исемнәре, туган, үлгән көннәре турында. Аннары бергә җыелдык һәм нәсел шәҗәрәсен төзедек. Газизуллиннарның тагын бер искиткеч экспонаты - мөселманнарның изге Коръән китабы, ул шундый кечкенә форматта, шырпы тартмасы зурлыгында гына. Аның янына кечкенә лупа куелган, әлеге Коръән китабын аның ярдәмендә генә укырга була.
Бу борынгы ядкарьгә инде якынча 100 ел. Шул чакта әбием ялгыз олы яшьтәге хатын-кызны тәрбияләгән, ул шушы китапны әбигә бүләк итеп биргән, - дип сөйләде экспонатның барлыкка килү тарихы турында Резеда Эдуард кызы.
Икенче катнашучы Люция Гайфуллина узган гасырның йорт хуҗалыгы әйберләрен һәм кием-салымнарын күрсәтте.
Минем өчен монда иң кадерле экспонат – ипи көрәге. Ул мине балачагыма кайтарды. Мин 1962 елда тудым. Ул вакытта газ, электр приборлары юк иде әле. Әбиебез ипи пешерә иде. Зур күәснәдә камыр баса, аннан соң түгәрәк формага китерә иде. Аннары аларны шушы көрәк белән (анда 4-6 ипи сыя) мичкә озата иде. Аларны бер сәгатьтән соң шушы көрәк белән мичтән чыгара иде. Берничә елдан соң без ипи пешерү өчен матур тимер форма сатып алдык. Яңа пешкән кетердәп торган ипине ашарга ярата идек, - дип искә ала Люция Рәшитовна.
Тамашачыларга тагын бик күп гаҗәеп әйберләр күрсәттеләр, шул рәвешле аларны үткәннәр белән таныштырдылар. Ленино-Кокушкино китапханәсе мөдире Тәслимә Сәйфуллина билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә «Гаилә фестивале»н районның барлык китапханәләре үткәрәчәк. Нәтиҗәләр буенча иң яхшыларны сайлап алачаклар, алар ел саен үткәрелә торган «Библиофест»та үз күргәзмә мәйданчыкларын җәелдерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа