Ленино-Кокушкино авылында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсының зона этабы узды
Анда 10 район вәкилләре катнашты.
Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсының зона этабы узды.
Питрәч районыннан “Алгоритм” технология лицее директоры Лариса Глибина һәм Ленино- Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова чыгыш ясады.
Екатерина Андронова үз округында, үзенә таныш сәхнәдә, тамашачылар ярдәме белән чыгыш ясады һәм “Хатын-кыз – бизнес-леди” номинациясендә җиңүче булды.
Фото: © Наилә Җиһаншина
– Мин бу конкурста икенче тапкыр катнашам. Кызганыч, беренче тапкыр катнашучы дипломын гына алдым. Быел җиңүгә бик өметләндем. Без яхшы әзерләндек, миңа Яшьләр үзәгеннән кызлар ярдәм итте. Минемчә, бу бик мөһим конкурс, чөнки ул хатын-кызга стимул бирә. Үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук яңа элемтәләр, яңа танышулар булдырырга, чөнки мондый мәйданчыкларда төрле районнардан килгән хатын-кызлар үзара аралаша.
Биектау районының Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Гыймадиева “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңү яулады. Аның өч баласы бар, олы улы үз теләге белән СВОга киткән, ул десантчы, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
– Миңа конкурста катнашырга тәкъдим килгәч, мин башта, уйлармын, дидем, аннары үземне сынап карарга булдым. Сәхнәдә миңа гаиләм һәм тәрбияче кызларым ярдәм итте. Әлбәттә, мондый конкурслар үсешкә яңа стимул бирә. Безнең өчен бу яңа биеклек. Барлык оештыручыларга рәхмәт, безне бик яхшы каршы алдылар, барысын да бик яхшы оештырдылар.
“Хатын-кыз – лидер” номинациясендә Көектән “Алгоритм” технология лицее директоры Лариса Глибина җиңү яулады. Ул офицер кызы һәм офицер хатыны, балаларын патриотлар итеп тәрбияли. Кызы – булачак медик, улы – ВДВ офицеры, хәзер СВО зонасында хәрби бурычларын үти. Ә директор Татарстанның иң зур авыл мәктәбендә 3,5 мең укучыны тәрбияләүдә җаваплы.
Фото: © Наилә Җиһаншина
– Лидер булу – катлаулы бурыч, әмма синең артыңда фикердәшләр командасы, укучылар, ата-аналар һәм педагоглар командасы, көчле һәм лаеклы буын тәрбияләү максаты булганда үтәлә торган бурыч. Бары тик бергә генә без җиңүгә ирешә алабыз. Мин үз бурычым итеп һәр педагог һәм һәр укучының уңыш алгоритмын булдыруны күрәм. Минем миссиям – акыл һәм күңел, логика һәм иҗади илһам оркестрын булдыру.
“Изге йөрәкле ир-ат” номинациясендә җиңгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Теләче районыннан 99 яшьлек Алексей Иванович Писарев чыгышын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Ул армиягә 1943 елның сентябрендә алына. Танкист булган, Монголия чигендә хезмәт иткән, 1945 елның августында Япониянең Квантун армиясен тар-мар итүдә катнашкан. Ул сугыш вакытында окопта дусты белән бергә язган яшь солдат мәхәббәте турындагы шигырьләрен укыды. Зал аңа аягүрә басып кул чапты.
Фойеда “Герой әтисе” фотокүргәзмәсе, туган якны өйрәнү музееның һәм “Форпост” хәрәкәтенең хәрби тарихка багышланган музей экспозицияләре, шулай ук сугышчыларга СВОда ярдәм оештыручы Саба районыннан “Солдатка” волонтерлык оешмасы стенды конкурсның Ватанны саклаучылар елында уздырылуын искә төшерде. Волонтерлар шулай ук “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә җиңгән Эльмира Касыймовага ярдәм итү төркеме белән дә чыгыш ясады.
– Мин 37 ел стажлы, балалар белән берничә тапкыр вокал һәм кулланма сәнгать конкурсларында дипломант һәм лауреат булдым. Хәзер пенсиядә һәм үз көчемне фронттагы егетләребезгә ярдәм итүгә бирәм. Башта без коры ашлар әзерләдек, яшелчә, ит киптердек. Хәзер мин тегү төркеме белән идарә итәм, без госпитальләр өчен урын-җир, мендәрләр, матраслар тегәбез. “Ел хатын-кызы” конкурсы – минем өчен ул үзенә күрә йомгак ясау, әлбәттә, мин гаилә, тормыш иптәшем һәм волонтер дусларымнан башка уңышка ирешә алмас идем. Хәзер кешеләрне үз үрнәгең белән игелекле эшләргә өйрәтү бик актуаль.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” – анда катнашучылар өчен бәйрәм генә түгел, ә мөһим социаль проект та. Ул яшь буынны илһамландыра, теләсә нинди максатка ирешеп булуын күрсәтә. Бу якты вакыйга дөньяны яхшырак итәргә омтылучы кешеләрне берләштерә. Ул безгә уңышның шәхси казанышлар гына түгел, җәмгыять үсешенә керткән өлеш булуын искәртә. Татарстанда андый кешеләр булганда республиканың киләчәге якты һәм илһамландыргыч булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа