Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Матур традициягә нигез салынды

Шәле авылында беренче тапкыр “Матур традицияләр” регионара фестивале үтте. Анда төрле яшьтәге 360 кеше – балалар, яшьләр, пенсионерлар катнашты. Питрәчлеләр җирле талантларның гына түгел, ә шулай ук Казаннан, Яшел Үзән, Байлар Сабасы, Чирмешән, Биектау районнарыннан килгән кунаклар чыгышларын да карап хозурланды.

Конкурста катнашучылар барлыгы өч номинациядә чыгыш ясады – хореография, вокал, нәфис сүз.
Биючеләрнең берсеннән-берсе матур, кабатланмас, дәртле чыгышлары тамашачылар күңелен әсир итте. Алар чыгыш ясаучыларны үзебезнекеләр һәм читләргә аермыйча, барысының да чыгышларын көчле алкышларга күмде.
- Без бүген татар халык биюен башкардык. Монда бик күңелле, безгә бик ошый, тамашачылар һәм катнашучылар да күп, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Казаннан килгән хореография төркеме биючеләре. Шулай ук Шәленең дүрт яшь төркемендәге “Ялкын” коллективы дөнья халыклары биюләрен – татар, мексика, рус халык биюләрен бик оста башкарды.
- Без әлеге конкурсны безнең авылда үткәрүләренә шатбыз һәм моның белән горурланабыз. Җиңәрбез дип өметләнәбез, - диде алар.
- Монда безнең районнан тагын бер танылган коллектив – “Сәяхәт” катнаша, ул инде 20 ел иҗат итә. Алар халык биюләрен дә башкаралар, заманча жанрда да чыгыш ясыйлар. Бүген сәхнәгә урта һәм кече яшьтәгеләр төркемнәре чыкты. Мин үземдә тәрбияләнүчеләр чыгышларыннан канәгать калдым, алар тәҗрибә туплый, иҗади яктан үсәләр, - диде “Сәяхәт” һәм “Ялкын” коллективлары җитәкчесе Илдар Хәмидуллин.
Җирле хореография группаларыннан “Матур традицияләр” фестивалендә салкын Чишмә  авылыннан “Сәйлән” дә үзләрен күрсәтте. Аларның җитәкчеләре – Роза Шәмсетдинова.
- Безнең коллектив 2011 елдан бирле эшли, - дип билгеләп үтте ул. – Без төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә бик теләп, рәхәтләнеп катнашабыз. Бу юлы “По воду” рус стилистик биюе белән чыгыш ясадык. Биючеләр арасында мәктәп укучылары да, студентлар да бар.
Шунысы гаҗәп, группа өчен костюмнарны Роза Шәмсетдинова үзе тегә. Бу юлы кызлар тамашачылар алдында ачык төстәге тасмалар белән бизәлгән ап-ак рус халык күлмәгендә, аякларына чабатага охшаган гетралар киеп чыгыш ясады, сәхнә образларын славяннарның традицион бизәнү әйберләре булган төрле төстәге такыяләр тулыландырып тора иде.
Жюри әгъзалары озак кына киңәшләшкәннән соң лауреатларны һәм җиңүчеләрне билгеләде. “Ялкын”ның кече төркеме өченче урын, уртанчы төркеме һәм “Сәйлән” хореография төркеме икенче урын алды. Балалар иҗат йортыннан “Сказка” коллективы, “Сәяхәт”нең кече төркеме, “Ялкын”ның кече һәм олы төркемнәре беренче дәрәҗә лауреат дип танылды.
“Сәяхәт”нең урта төркеме гран-при иясе булды һәм “Матур традицияләр”нең алдагы фестивалендә катнашуга сертификат алды.
Яшь җырчылар арасында беренче урынны Лиана Носова, Дарья Дорогова, Алинә Минһаҗева, “Карамельки” вокал ансамбле, Лилия һәм Юлия Моисеевалар дуэты беренче урыннарны алды. Гран-при иясе – Ирек Әхмәтшин.
Нәфис сүз номинациясендә беренче дәрәҗә лауреатлар – Айгөл Әхмәтшина, Айсылу Канафина, Әсхәт Хәбибрахманов.
Һәркем үзенчәлекле авторлык статуэткалары алды. Фестиваль Питрәч районы мәдәният бүлеге ярдәмендә оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса