Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының зона туры узды

Бу конкурста Питрәч, Лаеш, Биектау һәм Яшел Үзән районнарыннан иҗат коллективлары катнашты. Бәйге өч номинация буенча узды: вокал-соло, хореография һәм нәфис сүз. Әлфия Авзалова истәлегенә багышлап, җырлар аның репертуарыннан гына башкарылды.

Конкурста катнашырга 400дән артык кеше теләк белдергән. Атказанган артистның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова - сайлап алу турлары үткәрү идеясенең авторы. Әлфия Авзалова фонды ярдәме белән бик күп талантлы балалар үзләренең иҗади юлларын таба алдылар.
- Әнине очраклы күреп алганнар, аның ничек җырлавын ишеткәннәр дә, эшкә чакырганнар. Без, төрле иҗат жанрларында шундый ук талантлы балаларны эзлибез, - дип уртаклашты Зөлфия Нигъмәтҗанова.
Жюри составында Татарстан Республикасының халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артисты Кәримулла Габидуллин, Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова, продюсер һәм режиссер Рәмзия Нигъмәтуллина, рус балет мәктәбенең өлкән укытучысы Марина Когаль бар иде.
Конкурста җиңүчеләр 2020 елның октябрендә узачак икенче халыкара сайлап алу турына сертификатлар һәм чыгыш ясау хокукы алдылар.
Питрәч районыннан «Сказка», «Сәяхәт», «Пластилин», «Ялкын», «Юл данс» һәм Дилфүзә Матчанова биюләре иң тәэсирле булды. Нәфис сүз номинациясендә икенче турга Аделина Шарова, Евгений Пляшкин, Алинә Минһаҗева, Валентина Шарова, Жанна Ашурова, Айсылу Канафина, Айгөл Әхмәтшина, Илнара Фәхриева, Айдар Мәннапов, Ксения Нуретдинова, Миннур Шәмсетдинов уздылар. Халык җыры номинациясендә - Зилә Мөхәммәтшина һәм Гөлсинә Идрисова икенче турга үтте, вокал номинациясендә - Кәвәл авылыннан "Асыл тәңкә" вокаль ансамбле, эстрада җыры номинациясендә - Фирүзә Гобәйдуллина, Рузилә Нурисламова, Альберт Хәммәдиев, Алсу Иванова, Илнур Хәлимов һәм Валентина Ямщикова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса