Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Мәдәният йорты яңартыла

    Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты 1970 елда төзелгән була. Монда 45 ел эчендә берничә тапкыр җиңелчә һәм косметик ремонт эшләре үткәрелгән.

    Октябрь башында мәдәният йортына капиталь ремонт ясый башлаганнар. Төзүчеләр сүзләренә караганда, түбә алыштырылачак. Элеккеге түбә проблемалы булган, шуңа күрә аны алыштырырга һәм профнастил ябарга уйлаганнар. Шулай ук бинаның алгы ягы, тамбур ремонтланачак, идәннәр, тәрәзә рамнары һәм ишекләр алыштырылачак. Җылыту системасын алмаштырганнар инде, шушы көннәрдә җылы бирәчәкләр. Ремонт эшләре белән районның "Универсал" төзелеш оешмасы шөгыльләнә.

    - Мин авыл мәдәният йорты директоры булып 32 ел эшлим инде, - ди Алексей Дементьев. - Әлеге ремонт авыл халкының күптәнге хыялы. Мәдәният учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә әлеге хыял тормышка ашты.

    Үз вакытында безнең клуб сәхнәсендә театр артистлары, танылган җырчылар чыгыш ясады, аларны карарга керәшенсәрдәлеләр генә түгел, ә якын тирәдәге авыллардан да киләләр иде.

    Ремонттан соң Татарстан артистлары кабат безнең уңайлы, 250 урынга исәпләнгән мәдәният йортына килер дип өметләнәбез.

    Хәзер авыл яшьләре үз ялларын вакытлыча җирле мәктәпнең спорт залында үткәрә, шунда кабинетларда түгәрәкләр үткәрелә.

    Шунысы сөендерә, авыл халкы, яшьләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре актив булыша. Маргарита Петрова, Марина Мухина һәм Айдар Мәннапов Керәшен Сәрдәсенең мәдәни тормышында актив катнаша:

    - Әйе, без бу вакыйганы озак көттек, мәдәният йорты - яшьләр өчен генә түгел, ә бөтен авыл халкы өчен мәдәният үзәге булып тора. Тиздән безнең яңартылган мәдәният йортыбыз булачак. Булдыра алганча ремонтчыларга ярдәм итәбез - эшче куллар һәрҗирдә кирәк. Яңа ел бәйрәмен яңартылган клубта үткәрербез дип өметләнәбез, - ди алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: