Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәңгелеккә китеп барды...

16 гыйнварда 84 нче яшендә татар музыка мәдәниятенең танылган шәхесе, бөтен гомерен татар милли музыкасын үстерүгә багышлаган, аңа бәяләп бетергесез зур өлеш керткән, исеме бөтен дөньяга танылган, җырлары белән берничә буынны тәрбияләгән, халыкның яраткан җырчысы, исән чакта ук легендага әйләнгән кеше Илһам Гыйльметдин улы Шакиров вафат булды.

Илһам Шакиров бөтен ил буенча күп тапкырлар гастрольләрдә булган, безнең Питрәч районына берничә тапкыр килеп, халыкны сөендереп, җырларын бүләк итеп киткән.
- Мин шундый танылган шәхес белән танышуыма һәм аның белән аралашуыма бик шатмын. Шәйхулла Галимуллович Насыйбуллин инициативасы белән без аны берничә тапкыр район сабан туена чакырдык, ул рәхәтләнеп ризалашты, һәм һәрвакыт һәркемгә җылы мөнәсәбәттә һәм ихтирамлы булды. Шундый танылган җырчы булуына да карамастан, ул үзен бик гади тота иде, аның белән аралашу бик җиңел иде, танылган кеше булуына карамастан үзен бер дә югары куймады. Ул шаяртырга яратты, юморы бик зыялы, кинаяле иде. Илһам Шакиров тормышта бик зирәк кеше иде. Әлбәттә, бу һәрберебез өчен зур югалту булды, - диде Валентина Урысова, хәзерге вакытта район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе.
Питрәчлеләр бөтен татар халкы белән бергә бөек җырчының үлеме уңаеннан кайгы кичерә һәм аның талантын хөрмәтләүче һәркемнең кайгысын уртаклаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса