Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Мин уңышка ирешәчәгемне сиздем"

Педагог, халык театры артисты, ансамбль солисты Валентина Ямщикова республика конкурсында җиңүче булды.

Бик күпләрдә Валентина Ямщикова белән танышкач, "Барысына да ничек өлгерә икән ул?!” – дигән сорау туа. Бу аның үзе өчен дә зур табышмак. Шулай да ул безгә “барысы да якыннарымның, хезмәттәшләремнең ярдәме һәм балаларга, сәхнәгә, иҗатка мәхәббәт белән бәйле” дип аңлатты.
Люция Сираҗиева
Музыка укытучысы буларак ул талантлы балаларны күрә белү сәләтенә ия. Валентина Валерьевна укучылары булмасалар күп кенә балалар өчен сәхнә чынга ашмаслык хыял булып кына калыр иде.
- Музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң да, укучыларымның җырлауны ташламауларына, чараларда чыгыш ясауларын дәвам итүләренә, конкурсларда катнашуларына, кайберләренең хәтта үз һөнәрләрен дә музыка белән бәйләүләренә мин бик шат. Альберт Хаммадиев, Рәфинә Гобәйдуллина, Эльвира Галәветдинова белән горурланам, - диде педагог. Ул үзе башта Казан театр училищесында эстрада бүлегендә, аннары Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем ала. Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенә эшкә 19 яшендә урнаша. Шул вакыттан бирле ул яраткан эше белән шөгыльләнә – балаларга талантларын ачарга ярдәм итә, алар өчен чын остаз булып тора. Хәзер Валентина Ямщикова “Звонкие детки” вокал ансамбле җитәкчесе. Күптән түгел балалар “Татарстан тавышы” Халыкара конкурсы лауреатлары булдылар. Тиздән ике укучы Халыкара “Татарстан мирасы” татар мәдәнияте, музыка һәм сәнгать конкурсына барачак. Укытучы аларны һәр җиргә үзе озатып йөри.
Иҗат кешесенең гаять күпкырлы һәм энергияле булуына мин кабат инандым. Валентина Ямщикованың эшчәнлеге балалар сәнгать мәктәбендә укыту белән генә чикләнми. Ул Питрәчнең “Балкыш” халык театры спектакльләрендә иң катлаулы рольләрдә уйный, “Селяне” вокал-инструменталь ансамблендә башлап җырлый.
Аңа иҗатка омтылыш гаиләдән күчкән. Аның әтисе гармунда уйнарга яраткан, әнисе шигырьләр, татар эстрадасы артистлары өчен җырлар яза, абыйсы да үз шигырьләр җыентыгын чыгарган. Ә Валентинаның ире гаиләсендә музыка коралларына битарафлар юк. Шуңа күрә балалары - алты яшьлек Даниил һәм өч яшьлек Валерия да киләчәктә әти-әниләре һәм әби-бабайлары юлыннан китәр дигән өмет бар. Хәер, алар инде хәзер үк иҗади сәләтләрен күрсәтәләр.
- Улым матур җырлый. Шунысы гаҗәп, аңа балалар җырлары һәм заманча музыка түгел, ә җитмешенче еллар җырлары ошый. Ул Ленино-Кокушкино балалар бакчасында “Бәләкәч” вокал ансамблендә шөгыльләнә. Кызыбыз да читтә калмый, без инде аның җырын да конкурска җибәрдек, нәтиҗәләрен көтәбез, - дип сөйләде безгә Валентина Валерьевна.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”  республика конкурсында “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә катнашырга тәкъдим иткәч, Валентина Ямщикова бик теләп ризалаша. Ул уңышка ирешәчәген алдан сизә.
- Өмет бар иде, - ди конкурсант. - Җиңү турында белгәч, мин бик шатландым. Тантаналы бүләкләү вакытында диплом һәм статуэтканы Минтимер Шәймиев кулыннан алдым, - диде җиңүче. Бу аның шундый масштаблы конкурста беренче тапкыр катнашуы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса