Мәктәп укучылары шакылдавыкта да уйный, лезгинка да бии
Һәр халыкның бай үткәне, гореф-гадәт һәм йолалары бар, аны кешеләр буыннан-буынга бөртекләп җыя. Аларны кечкенәдән кадерләп сакларга өйрәтәләр. Яшь шигырь укучылар, биючеләр, музыкантлар, җырчылар үзенчәлекле чыгышлар белән үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары мәдәниятенә карата мәхәббәтләрен белдерде. Алар “Без бергә” республика халык иҗаты конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Ә иртәгә иң яхшылар Балык Бистәсендә безнең районны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк.
- Биредә берничә номинация тәкъдим ителә: нәфис сүз, вокал ансамбле, соло яки трио вокал, халык биюе, иҗади гаилә, - дип аңлатты жюри әгъзаларының берсе, балалар иҗат йорты җитәкчесе Дарья Юматова. – Соңгы вакытта без номерларны гына түгел, халык сәнгате һөнәрләре – бизәкле әйберләр, ыргак яки энәләр белән бәйләнгән эшләнмәләр һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителгән күргәзмәне дә бәялиләр. Боларның барысын да балалар әти-әниләре белән бергә эшләделәр, - дип билгеләп үтте ул.
Һәр чыгыш үзенчә кызыклы, кабатланмас иде.
Мисал өчен, Татар Тау Иленнән беренче сыйныф укучысы Ясминә Кәримова матур киемдә татар шагыйрьләренең берсенең шигырен сәнгатьле итеп укыды. “Тараторки” вокал ансамбле кызлары “Петухи запели” дигән борынгы шаян җыр башкардылар, шул ук вакытта шакылдавыкта уйнадылар. Татар Казысы авылы мәктәбеннән Самат Габдуллин Тула гармунында уйнады.
- Минем музыкаль стажым инде 10 ел, - диде ул. – Мине авылдашым Рамил Хантимеров өйрәтте. Төрле композицияләр – халык һәм заманча көйләр уйныйм.
Авылда гармунчының абруйлы кеше булуы һәркемгә мәгълүм, әмма яшь егет бу фикерне хупламый.
- Бәлки элек шулай булгандыр да, ә хәзер алай түгел, - диде ул елмаеп.
Питрәч районында, татар һәм руслардан тыш, башка милләт вәкилләре дә яши, әлбәттә, алар да читтә калмадылар, үзләренең номерларын тәкъдим иттеләр. Көчле алкышларга күмелгән, иң гадәти булмаган чыгышлар арасында грузин, үзбәк, тау биюләре, шулай ук лезгинка булды – аны Кощак мәктәбе укучысы Гегам Алексанян башкарды.
- Бу бию минем күңелемә якын, - диде ул. – Аны биергә абыем өйрәтте, мин аның хәрәкәтләрен игътибар белән күзәттем һәм аның артыннан кабатладым. Әлбәттә, бар да шунда ук килеп чыкмый, әмма мин тырышам.
Аның гаиләсе Татарстанда күптәннән яши, шуңа да карамастан, алар үз традицияләрен хөрмәт итәләр һәм саклыйлар, шул ук вакытта җирле бәйрәмнәрне дә яратып билгеләп үтәләр икән.
- Бер-беребезнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләп, дус-тату яшәргә кирәк, шул чакта низаглар да, сугыш та булмаячак, - ди Гегам.
Иҗади конкурста 100гә якын кеше катнашты, шуларның 61е Балык Бистәсенә зона этабына барачак. Район турына узганнар арасында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче Олег Булыгин, “Сударушка” бию төркеме, Керәшен Сәрдәсеннән “Моңлы тамчы” вокал ансамбле, шулай ук Ленино-Кокушкино мәктәбе укучысы Сәйдә Хәсәнова, Вика Логинова – Пановка, Фирүзә Гобәйдуллина – Татар Тау Иле, Амалия һәм Александр Сорокиннар – Богородск, Гегам Алексанян, Диләрә Нәбиуллина, Ильвина Замалютдинова һәм Алиса Меркулова (“Тараторки”) – Кощак, Шәледән “Ялкын” хореография коллективы, Кирилл Спичков, Виктория Антонова, Питрәч икенче мәктәбеннән “Җәүһәрчекләр” вокал ансамбле, “Тамчы” балалар театры – балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа