“Мондый балалар булганда киләчәгебез өметле”
Питрәчтә “Театр атналыгы” район марафоны белән театр елына йомгак ясалды. Аның кысаларында, районга республиканың танылган артистлары килде һәм алар мәктәп укучылары белән очрашты. Анда шулай ук районның театр коллективлары да актив катнашты. Үз спектакльләрен тамашачыларга балалар да, олылар дә тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, аларның иң яхшыларына акчалата сертификатлар тапшырылды.
2019 ел безнең илдә Театр елы билгесе астында узды. Безнең район өчен ул вакыйгаларга бик бай булды. Ел дәвамында мәктәпләргә танылган артистлар килде һәм мәктәп укучылары белән очрашты. Шундый чараларның берсе Питрәч авылының икенче мәктәбендә узды, анда республиканың сәнгать эшлеклеләре – безнең якташлар булды. Шәле авылыннан Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов һәм Лилия Мәхмүтова, шулай ук Күн авылыннан якташыбыз, ТРның атказанган артисты Рушания Юкачева укучылар белән очрашты һәм үзләренең иҗат юллары турында сөйләде. Алар белән бергә Габдулла Кариев исемендәге Казан Яшь тамашачы театры артистлары да килгән иде. Мәктәп сәхнәсендә алар төрле спектакльләрдән күренешләр тәкъдим иттеләр... Үз чиратында, “Тамчы” балалар халык театрында катнашучылар - төрле театр бәйгеләре дипломантлары һәм лауреатлары – кунакларга һәм тамашачыларга Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәттеләр. Аларның чыгышын кунакларның берсе, Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов билгеләп үтте:
- Театр сәнгате белән шөгыльләнүче бу яшь артистларда мин киләчәгебезне күрдем. Алар режиссерлар, драматурглар, артистлар булыр дип өметләнәм, - диде ул.
Театр елы кысаларында шулай ук “Театр атналыгы” район марафоны да узды. Аның барышында авыл мәдәният йортларының театр коллективлары үз сәхнәләрендә спектакльләр куйдылар, шулай ук башка торак пунктларга һәм күрше районнарга да бардылар. Шулай ук үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре районның мәктәпкәчә яшьтәге балаларын да сәнгатькә җәлеп иттеләр. Алар өчен “Сәхнәдә китап” проектын әзерләделәр һәм аларга мини-спектакльләр күрсәттеләр…
Марафон нәтиҗәләре буенча иң актив иҗат коллективлары акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Болар - “Непоседы” (район мәдәният йорты) һәм ”Созвездие” (Кощак мәдәният йорты) балалар театр студияләре, шулай ук “Балкыш” (район мәдәният йорты) һәм “Мирас” (Татар Казысы авыл мәдәният йорты) халык театрлары.
Театр елы кысаларында, Ленино-Кокушкино авылы Яшьләр үзәге сәхнәсендә Теләче районы Алан авылы театр коллективы Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” пьесасы буенча спектакль күрсәтте. Театрның режиссеры Гүзәлия Кәримова авылдашларына үз иҗатын тәкъдим итте. Ул Ленино-Кокушкино авылында туып-үскән, хәзерге вакытта күрше районның Алан авылы клубында эшли.
- Спектакльнең премьерасы ноябрь ахырында ук булган иде. Аны Тинчурин театрының әйдәп баручы актерлары һәм Исламия ханым Мәхмүтованың кызлары карады. Танылган актрисадан фатиха алырга өлгерүебезгә шатбыз, - дип билгеләп үтте спектакльдә төп рольне башкаручы Гаяз Кашапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа