“Мондый җырлар олыларга да, яшьләргә дә ошый”
Шимбә көнне Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме – Питрау гөрләячәк. Ул православие динен тотучы бар халыкның яраткан изгеләре Петр һәм Павел апостоллар көненә багышланган. Бу бәйрәмне керәшеннәр Питрау дип атый.
Республика Питрау бәйрәмендә, әлбәттә инде, питрәчлеләр дә катнашачак. Керәшен-Сәрдәсе авылыннан “Сәяр” ансамбле дә бу мәйданда чыгыш ясарга җыена. Укучыларыбыз белгәнчә, әлеге ансамбль солистларының берсе безнең районны биредә ел саен уздырыла торган “Керәшен чибәре” конкурсында тәкъдим итәчәк.
Җиде ел элек Керәшен-Сәрдәсеннән берничә яшь егет һәм кызны иҗатка, музыкага, җырга һәм мәдәнияткә карата булган мәхәббәт берләштерә. Шулай итеп “Сәяр” коллективы туа. Яшьләр туган авыллары халкы – керәшеннәр мәдәниятен үз иҗатларына нигез итеп алалар. Бүген алар заманга яраклаштырып танылган керәшен халык җырларын да, популяр эстрада композицияләрен дә башкаралар.
- Безнең үзенчәлек шунда: без традицион фольклор мотивларын яшьләрчә дәртле көйгә салабыз, күп халык ансамбльләре кебек баянга түгел, ә “минус”ка (вокалы булмаган музыкага) җырлыйбыз, - ди “Сәяр” керәшен вокал ансамбле җитәкчесе Айдар Мәннапов. – Мондый музыка өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ошый. Шул ук вакытта, репертуарыбызда халык җырлары өстенлек итә. Безнең костюмнар белән дә шул ук хәл: алар традицион мотивларга, бизәкләргә, төсләргә ия, шулай да алар яңартылган һәм заманча дизайн белән тегелгән. Ләкин без төп традицион элементларны сакларга тырышабыз.
Чыннан да, коллективның образы якты һәм үзенчәлекле. Инде берничә ел алар керәшен яшьләре мәдәниятен безнең районда да, республикада да тәкъдим итәләр. Айдардан тыш, ансамбльдә тагын дүрт кыз – Анна Иванова, Марина Семенова, Алена Яковлева һәм Маргарита Петрова чыгыш ясый.
- Мин кечкенәдән җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга яратам, коллектив оешканнан бирле “Сәяр” ансамбленең солисты булып саналам, - ди Маргарита. – Без күп җирләрдә булабыз, бигрәк тә республика чараларында катнашу бик ошый. Быел «Татарстанның мәдәни мозаикасы» фестивалендә катнашу миндә күп уңай тәэсирләр калдырды. Без анда төрле халык делегацияләре белән таныштык, хәтта әрмәннәр белән дуслашырга да өлгердек. Миңа башка милләт вәкилләрен керәшеннәр мәдәнияте белән таныштыру, аларга безнең турында сөйләү ошый. Без башка мәдәниятләрдә булмаган традицияләргә бай. Мин алар турында белүләрен һәм керәшен яшьләренең үз гореф-гадәтләрен онытмауларын телим.
“Сәяр” вокалчыларына фестиваль сәхнәләрендә һәм мәйданнарында чыгыш ясау, матурлык һәм талант конкурслары жюриларының күңелләрен яулау инде таныш эш. Узган елда “Керәшен чибәре-
- Соңгы берничә атнада бик нык әзерләндек, - ди Анна. – Ә инде иртәгә Мамадышка барабыз. Мин керәшен халкының мәдәниятен популярлаштыруга, аның этник мирасын саклауга үз өлешемне кертергә тырышам. Шул күрә “Керәшен чибәре” конкурсында катнашырга карар иттем дә инде.
2016 елда “Сәяр” коллективы үзенең бишьеллыгы уңаенннан, беренче юбилей концертын оештырды һәм тәкъдим итте. Бүген алар буыннар бәйләнешен дә саклыйлар – Керәшен-Сәрдәсеннән “Чулпы” керәшен халык ансамбленә йөрүчеләрдән тәҗрибә алалар һәм күп нәрсәгә өйрәнәләр, алай гына да түгел, хәзер инде үз тәҗрибәләрен дә кечкенәләргә тапшыралар. 2014 елдан ансамбльнең спутник-коллективы – “Елмай” балалар хореография төркеме барлыкка килде. “Сәяр” балаларны биергә, җырларга һәм традицион гореф-гадәтләргә өйрәтә.
Иҗади яшьләрнең киләчәккә планнары – “халык ансамбле” исемен яклау. Шулай ук алар республика сәхнәләрен яулауны дәвам итәргә планлаштыралар, мисал өчен, “Туым җондозы” керәшен җырлары башкаручылар конкурс-фестивалендә чыгыш ясарга хыялланалар. Шуңа күрә без, һичшиксез, аларның казанышлары турында әле күп тапкырлар ишетербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа