Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музейга онлайн режимда барырга мөмкин

Карантинда, һәркемгә өйдә генә утырырга киңәш ителгән вакытта, ничек сәяхәт итәргә? Районның кызыклы туристик урыннарын өйдән чыкмыйча гына карап була икән бит!

Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма карантин дөньяның иң яхшы музейларында булу, классик музыка шедеврларын тыңлау, яхшы фильмнар карау һәм, ниһаять, нәрсәгәдер өйрәнү мөмкинлеге бирә. Эрмитаж, Лувр һәм Прадо белән беррәттән сез Әлбәден авылындагы Петр Гаврилов музеенда да була аласыз. Ютубка кереп «Видео экскурсия по музею им.П.М.Гаврилова» дип язсагыз, музейның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова сезнең өчен виртуаль экскурсия уздырачак, легендар Брест крепосте сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов тормышы турында сөйләячәк.

Сүз уңаеннан, музей кабат ел саен үткәрелә торган «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» шигырьләр иҗат итү конкурсын игълан итә. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм П.М. Гавриловның тууына 120 ел тулуга багышлана.

Музейда шулай ук керәшеннәрнең тормышы һәм мәдәниятенә багышланган экспозиция дә тәкъдим ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса