Мәйданчыкларда кич саен балалар шау-гөр килә
Егерме ел элек балалар нинди уеннар уйнаган икән? Элек сабыйлар каникул буе урамнан кермәгән дә дияргә була, алар нинди генә уен оештырмаган, ничек кенә уйнамаганнар! Ә бүген исә уен мәйданчыкларында уйнап-чабып йөрүче малай-кызларны күрмисең дә диярлек, алар көннәр буе телефоннан аерылмый. Барысы да түгел, әлбәттә. Питрәчтәге җиде балалар мәйданчыгында һәр кичне балалар шау-шуын ишетергә була. Анда балалар вакытларын ничек үткәрә икән?
Райондагы сигез балалар мәйданчыгында ел саен каникул вакытында актив һәм кызыклы ял оештырыла. Аларның эшен Питрәч балалар иҗат йорты җитәкли. Районның сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе, район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, шулай ук Ленино-Кокушкино Яшьләр үзәге хезмәткәрләре 1 июньнән башлап августның соңгы көннәренә кадәр һәр эш көнендә кичке сәгать алтыдан сигезгә кадәр вакытларын уен мәйданчыкларында үткәрә. Яшьләр, Казан, Перчков, Космонавтлар, Техник, Осипов урамнарында, Осиново бистәсендә һәм Ленино-Кокушкино авылындагы ял мәйданчыкларында балаларга күңелле ял оештырыла.
Күп кенә балалар кич җиткәнен түземсезләнеп көтеп ала. Чөнки педагоглар аларга бер генә минутка да күңелсезләнеп утырырга ирек бирми. Оештыручылар үзләре дә балалар белән вакытларын бик рәхәтләнеп үткәрәләр.
– Узган елларда җәйге айларны мәктәп хезмәткәрләре арасында сменалап бүлеп бирәләр иде, быел мин үзем Перчков урамындагы мәйданчыкта җәй буе эшләргә ризалаштым, – диде интернат-мәктәп хезмәткәре Гөлсем Шиһабиева, шул арада ул янында бөтерелеп йөргән егермеләп баланың сорауларына, үтенечләренә дә җавап бирергә өлгерә. – Һәм моңа бер дә үкенмим. Алар миңа шулкадәр ияләштеләр, кайвакыт алты тулганчы ук өем каршына килеп басалар. Без бергәләп тупларны, скакалкаларны, акбурларны алабыз һәм мәйданчыкка уйнарга барабыз.
Чыннан да, биредә балалар бүген дә балачак уеннары турында сөйләшәләр – “эссе бәрәңге” уйныйлар, туп тибәләр, скакалкадан сикерәләр, хәтта 211 тапкыр сикерүче-рекордсменары да бар икән.
- Мин туп белән уйнарга яратам, бирегә еш киләм, - ди ун яшьлек Настя Панфутова. – Монда бик кызык, Гуля апа бик күп төрле уеннар белә.
- Ә мин бүген бирегә беренче тапкыр килдем, әбиемә кунакка кайттым, - ди Дарина Зайцева, - без асфальтта рәсемнәр ясадык, ә аннары алар турында сөйләдек, хәзер мәйданчыкка барабыз. Хәзер мин монда йөриячәкмен, дусларым белән уйнаячакмын.
Казан урамындагы оештыручыны да ерактан ук күрергә була. Биредәге мәйданчыкка өч яшьтән ун-унике яшькә кадәрге балалар җыелган. Монда алар белән Питрәч икенче мәктәбе укытучысы Светлана Рязанова шөгыльләнә.
- Мин, гадәттә, биредә июль аенда эшлим, әмма бу юлы августта да калырга карар иттем, - ди ул. – Балалар белән шөгыльләнү авыр түгел, киресенчә, бик күңелле. Алар һәр уенда бик теләп катнашалар, ә бу һәрвакыт уңай хис-кичерешләр тудыра.
Светланага бертуганының кызы Гүзәл Кәримова булыша.
- Мин дә укытучы булырга теләгән идем, әмма булып чыкмады, башка һөнәр сайладым. Мин балаларны яратам, алар белән бик теләп шөгыльләнәм, аларга төрле уеннар өйрәтәм, - дип аңлата кыз. – Алар да бик канәгать.
- Монда күңелле. Футбол һәм туп тибү – безнең яраткан уеннар, - диләр Шамил һәм Камил Мөхетдиновлар. Алар бер-берсен бүлә-бүлә дәртләнеп сөйлиләр, аларның бу мәйданчыкка бик рәхәтләнеп йөрүләре күренеп тора.
Сабыйлар кичләрен оештыручылар янында үткәрә. Ата-аналарның да балалары өчен күңеле тыныч. Район үзәгендә урнашкан күп кенә мәйданчыклар бик яхшы җиһазландырылган дип әйтеп булмый. Мондый мәйданчыкларда алар актив һәм файдалы ял итәләр.
Июль азагында күпләр җәй дә бетеп килә инде дияргә ярата. Ләкин болай моңсуланырга иртәрәк, чөнки һәр мәйданчыкта ял оештыручыларның һәм алар карамагындагы балаларның күңел ачар өчен тагын бер айлары бар бит әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа