Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәни питрәчле зур җиңүгә лаек булды

Царевоның «Үсенте» балалар бакчасында тәрбияләнүче телевизион бәйгедә икенче урын алды.

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар сүзе» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. Биредә тантаналы төстә иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре татар дөньясына игълан ителде. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды һәм телевизион проект буларак тормышка ашырылды. Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата приз тапшырылды. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов тәбрикләде. Царевоның «Үсенте» балалар бакчасында тәрбияләнүче Самирә Садыйкова икенче урынга лаек булды. Аның тәрбиячесе Әлфирә Вафина рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса