Алга
  • Рус Тат
  • Олысы да, кечесе дә бәйрәмгә әзерләнә

    Кыш - елның искитмәле чоры. Ап-ак йомшак кар, бәскә төренгән агачлар, салкынча саф һава. Рәхәтләнеп сулыш алсаң, күңелләр күтәрелә, ниндидер шатлык хисе күңелне биләп ала. Тикмәгә генә могҗизаи, гүзәл чак димиләр бит аның турында.

    Күп кенә каләм осталары табигать гүзәллекләреннән илһам ала. Мәсәлән, җирле шагыйрәбез Гүзәл Сафина шигырен генә алыйк.
    Карлар һәрчак ак кына
    Балачактан хәтеремдә калган,
    Кышкы көннәр салкын - бураны.
    Карларның да салмак кына итеп,
    Өч көн буе ява торганы.
    Карлар хәзер башка төрле ява,
    Йә буранлап ала, йә тына.
    Яңгыр катыш яуган ак карларны
    Күмеп китә җиле, салкыны...
    Балачакта кышкы иң озын юл -
    Бер тыкрык урам арасы,
    Киез салган йомшак чаналарда,
    Әбиләргә кадәр барасы...
    Гомер узган саен юл үзгәрә,
    Була аның агы, карасы.
    Тауга таба чаналарны түгел,
    Тормыш йөген тартып барасы.
    Тик шулай да кышлар якын безгә
    Якын аның буран, салкыны.
    Тик карларның төсе үзгәрмәсен,
    Булсын алар һәрчак ак кына.
    Кыш сихри, гүзәл, даһи көчкә ия. Ул безне һәрвакыт кырыс салкыннары, ап-ак карлары, бәйрәм, каникуллары белән сөендерә. Өйдә утыру мөмкин түгел! Тизрәк саф һавага, ишегалдына чыгасы килә. Анда безне чана-чаңгылар, бозлы таучыклар, крепостьлар, кар һәм башка кышкы мавыгулар көтеп тора бит!
    Быел да безгә чын кыш килде. Безгә ап-ак карларын яудырып кына тора. Җир кар юрганын япты. Аклык, сафлык үзе генә дә бәйрәм халәте тудырды. Йорт яннары матурайды, тәрәзә һәм подъезд кәрнизләре карга күмелде. Подъездлардагы фонарьларга салкын үз бизәкләрен төшерде. Бер ай кыш үз кануннарына биетә, шуның белән юл хезмәткәрләренә эш арттырды, бала-чага шатланып туя алмый. Автогрейдерлар төне буе юллардан кар көртләрен чистарта.
    Менә якынлашып килүче яңа ел билгеләре дә күренә башлады: офис һәм учреждение алларын кардан ясалган фигуралар, ел символы - Аждаһа сыннары бизи. Балалар шәһәрчегендә атна буе эш кайный. Мәктәп укучылары укытучылары, тәрбиячеләре белән нык тырышты. Һәркөнне яңа үзгәрешләр генә көтеп тора. Чыршы бизәнде, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары, крепость диварлары бер-бер артлы калкып чыга. Сүз уңаеннан, крепостьлар турында. Төзүчеләр, коммуналь хезмәткәрләр, "Пресс" хезмәткәрләре үзләренең төп базаларында фантазияләрен кулланып, крепостьлар торгызып өлгерде инде.
    Кыш елның искиткеч гүзәл чоры. Бәхеткә ышаныч, өмет. Бу могҗиза түгелме? Чөнки кышкы могҗизалар үзләре үк үзенчәлекле. Иң чиста, якты, изге хисләр. Студентлар озын уку семестрыннан соң өйләренә кайтуны шатланып көтеп тора. Ата-аналар балалары, оныклары кайтуга бүләк әзерләп куя. Кибетләрдә бәйрәм алды ыгы-зыгысы. Яраткан кешеләре өчен нәрсә алырга?
    Кыш - сихри, серле, тылсымлы. Ул кайдадыр мамык болытларда, могҗиза илендә йокымсырап ята.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: