Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Пестрляндия» балалар кинофестиваленең финалына чыкты

Казанда «Милли мультФест» Республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зона туры узды. Жюри алдында 12 район вәкилләре, шул исәптән питрәчлеләр дә үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбенең мультипликация студиясе  (җитәкчесе Азат Шиһапов) финалга чыкты.

Ә Питрәч авылы балалар иҗат йортының «КидсКадр» балалар анимация студиясе укучылары Сәрбиназ Мирсәитова һәм Айзилә Яруллина «Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә әлеге конкурсның зона турында катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр.
 «Татар телендә анимацион фильмнар» номинациясендә 40 эш конкурсның ярымфиналына чыккан, «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар»  - 16  һәм «Татар телендә компьютер уеннары» - 49.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан гамәлгә куелды. «Милли мультФест» Республика балалар кинофестивале ябылу һәм лауреатларын бүләкләү 23 апрельдә, Татарстан Республикасында Туган тел көне алдыннан, Габдулла Тукай исемендәге Татар филармониясендә узачак.
«Милли мультФест» балалар кинофестиваленең төп максаты — татар телен саклау, тамашачы мәдәниятен үстерү һәм анимация, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса