Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пимәр авылында борынгы йола-бәйрәмнәрне онытмыйлар

Биредә “Карга боткасы” бәйрәме узды

Питрәч районының Пимәр авылында яшәүчеләр 12 апрельдә халкыбызның иң борыңгы, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрде. Элеккеге гадәт буенча урамда казан асып, төрле ярмалардан ботка пешереп, аны бергә җыелып ашадылар. Аеруча да бу чара балалар күңеленә хуш килде.

Әлеге бәйрәм тарихына күз салыйк.

Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Авыл буенча йөреп чыкканнан соң, ярма, май, сөт алып, басуга яки тау яннарына җыелганнар. Учак ягып, казан асканнар, ботка пешергәннәр, төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң ботка ашаганнар. Шулай ук ботканың бер өлешен каргаларга дип басу өстенә сибә торган булганнар.
Бу көнне бәйрәмгә хас булган теләкләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек сораганнар. Кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса