Питрәч яшьләр үзәгендә әкияти тамаша узды
Биредә дуслык турында җырладылар
Теләсә кайсы әкияттә яхшылык яманлыкны җиңә, һәм һәр әкият яхшылыкка өйрәтә. Ләкин балаларның талантын кайсысы тулысынча ачып бирер? Яшьләр үзәге хезмәткәрләре үз сәхнәләрендә тамашачыларга нинди яңа тамаша күрсәтү турында уйланганда үз-үзләренә шундый сорау биргәннәр. Алар танылган музыкантларның маҗаралары турындагы тарихка тукталырга булган.
Ә артистларны сайламадык, барлык теләүчеләрне җәлеп иттек, чөнки иҗади омтылышларны хупларга, ә кайчакта уятырга да кирәк. “Ваня, мәче буласың киләме?”. “Килә”. "Руслан, әтәч буласыңмы?”. “Булам”. Шулай итеп персонажларны җыйдык.
Тамаша төп геройлар белән генә үзенчәлекле булмас иде. Барлыгы 120 кеше җәлеп ителде, болар Яшьләр үзәгендәге “Мозайка” һәм “Карамельки” вокаль ансамбльләрендә, “Выкрутасы” брейкинг бию студиясендә, “Смородина” хореография коллективында тәрбияләнүчеләр һәм ЛениноКокушкино мәктәбе укучылары. Иң кечесенә дүрт яшь, иң олысына 16 яшь.
Кыш бабай белән Кар кызы әкияткә Яңа ел төсмере бирде.
Балаларга рольләргә ияләшү әллә ни авыр булмады. Руслан Ардашевның хәтта үзенең трубадур герое белән охшашлыклары да бар. Икесе дә җырларга ярата һәм музыка коралларына битараф түгел. Чыгыш вакытында ул иңеннән электрогитарасын төшермәде, ә Руслан үзе өйдә пианинода уйный. Бремен музыкантлары белән ул мультфильм аша таныш.
Питрәчтә Иван Рютин театр, хореография студияләрендә шөгыльләнә. Ленино-Кокушкинога күчкәч, шушы авылның иҗат тормышына кушыла. Вокал өйрәнергә тели.
– Зур сәхнәдә бишенче тапкыр чыгыш ясыйм. Без – музыкантлар, мин – мәче. Гадәттә дусларым әтәч, ишәк һәм эт белән йөрим. Без шаярмыйбыз, ә “Ничего на свете лучше нету” җырын җырлыйбыз һәм барабанда, трубада һәм балалайкада уйныйбыз, – дип сөйләде Ваня сәхнә артында.
Оксана Блаченованы да тамашачының игътибары оялтмый, бу бит аның өчен гадәти нәрсә. Иҗади командада үз бурычын яхшы үти генә түгел, чараларны алып баручы да булып тора. Иҗатны яратуына карамастан, мәктәптән соң медицина уку йортына укырга керергә, табиб булырга уйлый. “Бремен музыкантлары”нда ул принцесса, ә безнең районның “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Евгений Семенов патша, анда юнәлешләр исемлегендә “Мәдәният һәм сәнгать” бар.
– Без Яшьләр үзәге белән даими хезмәттәшлек итәбез. Мин аларның шундый куелыш әзерләүләрен белдем. Башта миңа тавыш яздырырга, ә аннары сәхнәдә уйнарга тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп риза булдым. Элек КВНда идем, ләкин күптән сәхнәгә чыкканым булмады. Элекке күңелле вакытларны искә төшердем, – дип уртаклашты ул.
Олы артистлар – икәү, юлбасарны ДШИда вокал буенча укытучы Марина Алексеева уйнады.
– Спектакльнең премьерасы декабрь ахырында узды, бездә аншлаг булды. Тамаша бөтен районны шаулатты, шуңа күрә без аны кабатларга булдык. Балалар да илһам алдылар, тагын чыгыш ясарга теләк белдерделәр, – дип аңлата Яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Зарипова.
Бу юлы да тамаша залы тулы иде. Урыннарны ата-аналары белән балалар да, өлкән буын да алды. Питрәч 2 нче мәктәбеннән 4Б бөтен сыйныфлары белән килделәр. Гыйнвар концерты 100 сумлык символик сумма белән түләүле булды, Пушкин картасы буенча керергә мөмкин иде. Кергән акчалар артистлар өчен яңа сәхнә костюмнары сатып алуга китәчәк. Планда театр студиясен үстерү.
ФОТОРЕПОРТАЖ ↓
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа