Питрәч кызы «Керәшен чибәре-2024» бәйгесе финалына үтте
Җиңүченең исеме 13 июль көнне Питрау бәйрәмендә билгеле булачак.
Фото: Марина Морозованың шәхси архивыннан
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Марина Морозова республика күләмендә уздырыла торган «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең финалына үтте.
Җиңүченең исеме 13 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында узачак Питрау бәйрәмендә билгеле булачак.
«Кряшен чибяре–2024» титулы өчен быел 9 кыз көч сынаша. Татарстанның Питрәч районыннан Марина Морозова, Балык Бистәсе районыннан Милена Новикова, Алексеевск районыннан Ангелина Александрова, Зәй районыннан Алеся Димитриева, Кукмара районыннан Анжелика Иванова, Мамадыш шәһәреннән Светлана Иванова, Мамадыш районыннан Ариана Кадыйрова, Чаллыдан Тамара Минова, Башкорстан республикасыннан Лиана Маркова финалга чыккан.
«Керәшен чибәре» бәйгесе финалистлары 28-30 июнь көнне Казанда әзерлек туры узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа