Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районында «Театр атналыгы» узачак

20-24 март көннәрендә район мәдәният йортында биш коллектив спектакльләр куячак

Питрәч район мәдәният йортында "Театр атналыгы" марафоны үтәчәк.

20 март, 19 сәгатьтә Татар Казысы авыл мәдәният йортының "Мирас" коллективы Илдар Хәйруллинның "Чир китә, гадәт кала" пьесасы буенча куелган сатирик комедия премьерасына чакыра.

21 мартта Чыты авыл мәдәният йортының «Мунча миче» үзешчән театры тамашачыларга берьюлы 2 спектакль тәкъдим итәчәк:

  • 19 сәгатьтә актерлар Шәриф Хөсәеновның "20 елдан соң" пьесасы буенча спектакль күрсәтәчәк;
  • 20 сәгатьтә театр коллективы Галиәскар Камалның "Бүләк өчен" пьесасын куячак.


22 март, 19 сәгатьтә Шәле авыл мәдәният йортының «Шәле таңнары» үзешчән театры тамашачыларга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Мин синең алдыңда баш иям» пьесасы мотивлары буенча спектакль тәкъдим итәчәк.

23 март, 19 сәгатьтә Күн авыл мәдәният йортының «Хәят» үзешчән театры тамашачыларга Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" пьесасы мотивлары буенча спектакль тәкъдим итәчәк. 

24 март, 19 сәгатьтә район мәдәният йортының театр коллективы Раил Мөхсиновның "Кайнар токмач" пьеса мотивлары буенча куелган комедия премьерасына чакыра

Керү ирекле. Спектакльләр татар телендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса