Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчлеләрне гармунчылар фестивалендә катнашырга чакыралар

Гаризаны 14 сентябрьгә кадәр җибәрергә кирәк

17 сентябрьдә 19 сәгатьтә Чыты авылында "Моңнар кайтсын авылга!" дип исемләнгән район гармунчылар фестивале узачак.

«Гармунда соло башкару», «Гармунчылар ансамбле», «Укытучы һәм укучы», «Гаилә ансамбле» номинацияләре игълан ителде. Катнашучыларга ике төрле характерлы әсәр әзерләргә кирәк булачак: тальян, гармун, баян яки аккордеонда өч минуттан да артмаган халык һәм эстрада җыры.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләргә гаризаны 14 сентябрьгә кадәр chitagarmun@mail.ru электрон почтасына "Чыты Мишә буйлары" билгесе белән җибәрергә кирәк. Исем-фамилияне, яшьне, туу датасын, музыка коралын, әсәр исемен, композиторны, эшкәртү авторын, хронометражны күрсәтү зарур. Шулай ук үз-үзең турында язма булырга тиеш: кайчаннан бирле гармунда уйнавыгыз, казанышларыгыз исемлеген, нинди конкурсларда катнашуыгыз турында сөйләргә кирәк. Телефон номерыгызны күрсәтү таләп ителә.

Фестивальдә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса