Питрәчтә “Мы вместе” – “Без бергә” XVI район фестивале узды
Чара инвалидлар ункөнлеге кысаларында узды
Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»
Бу концертка Питрәч талантлары зур тырышлык белән әзерләнгән. Артистлар чыгышын карарга район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. 60 катнашучының һәркайсының үзенең уникаль драматик тарихы бар. Без сезгә аларның берсе турында сөйләрбез.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Мы вместе” – “Без бергә” район фестивале 16 нчы тапкыр үткәрелде. Бу еллар эчендә ул инвалидлар ункөнлеге кысаларында мәдәният бүлегенең планлы чарасы гына түгел, ә көтеп алынган, зур игътибарга лаек вакыйгага әверелде. Сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләр дә, декоратив-гамәли иҗат әсәрләрен тәкъдим итүчеләр дә аңа тырышып әзерләнгәннәр. Әгәр баштагы чорда катнашучылар саны 15тән артмаса – нигездә бу социаль яклау бүлеге карамагындагылар һәм коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр иде – вакыт узу белән сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары да активлык күрсәтә башлаган.
Питрәч мәдәният йорты фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды, “Яңа ел фантазиясе”, “Кыш бабай остаханәсе”, “Салават күпере төсләре” клублары, “Хуш исле сувенир” иҗат берләшмәсе һәм башкалар үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов фестивальне ачып: “Монда катнашучыларның барысы да тормыш каршылыкларына бирешмичә, үзләрендә аларга каршы тора алырдай көч табучылар”, – дип билгеләп үтте. Һәм бергәләп инклюзив җәмгыять булдырырга өндәде, анда һәр кеше үз потенциалын тормышка ашыра алачак. Сәрия Сабурская “Кеше хокукларының гомуми декларациясе” турында искәртте, ул барлык кешеләр тумыштан ирекле һәм “һәркемнең хокуклары тигез” дип раслый. Әмма бу девиз тормышка ашсын өчен дәүләттән һәм җәмгыятьтән зур эш кирәк, тиешле шартлар тудыру аша эштә тигезлекне тәэмин итү, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт комплекслары һәм мәдәният йортларының һәркем өчен ачык булуы. Бу эштә атааналар, аеруча әниләр зур роль уйный, алар һәрвакыт үз балалары янында. Һәм моның өчен аларга аерым рәхмәт.
Фестиваль беркемне дә битараф калдырмады. Чыгыш ясаучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм аудиториягә үзләренең уңай энергияләрен бүләк иттеләр. Дамир Масленников артистларча геосәяси дошманнарны “рус аюын уятмаска” үгетләде. Казан кунакларының – “Солнечный мир” мода театрының чыгышы гаять зур тәэсир калдырды. Тамашачылар аягүрә басып кул чаптылар.
– Бу фестиваль анда катнашучылар һәм аларның якыннары өчен бик мөһим, – диде Татарстан халыклары ассамблеясенең безнең райондагы вәкиллеге җитәкчесе Илзирә Волкова. – Барлык ата-аналар да балаларының сәламәт кешеләр белән беррәттән кайдадыр чыгыш ясавын, үз сәләтләрен күрсәтүен тели. Әмма фестиваль безнең өчен дә, гади кешеләр өчен дә, җәмгыять өчен дә мөһим – ул безгә бу хисләр давылында күңелләребезне йомшартырга, авыр хәлдә кешеләрнең кайгысын уртаклашырга мөмкинлек бирә. Һәм безнең күп кенә стереотипларыбызны бәяләп бетерергә: әлеге сабыр, батыр кешеләр янында, сау-сәламәт була торып, йөри, эшли алу бәхетенә ия була торып, тормыштан зарлануның мәгънәсез булуын аңларга мөмкинлек бирә.
Фестивальнең 16 еллык тәҗрибәсе бар һәм бу үз җимешләрен бирә. Монда кыерсытылганнар, онытылганнар, югалганнар юк. Барысы да лаеклы оештырылган чара өчен рәхмәт белдерә. Ничек кенә булмасын: һәр катнашучыга беркемне дә югалтмас өчен, һәркем сәхнәгә, бүләкләүгә вакытында чыксын өчен конкрет кеше беркетелгән. Хәтта үз эшләнмәләре белән гариза бирергә соңга калучылар да игътибарсыз калмый, аларны фестивальдән соң да табып бүләкләячәкләр.
Фестивальнең Гран-приен “Кайгырту” үзәгеннән “Сердәш” ансамбле алды. Анда катнашучылар Ватанга ихлас һәм саф мәхәббәт белән сугарылган “Россия моя” җыры белән залны таң калдырды.
Бу җыр белән ансамбль Казанда “Солнечные таланты России” Бөтенроссия иҗат фестивалендә “Вокал сәнгать” номинациясендә җиңүче булды. Коллективның онлайн республика һәм халыкара конкурсларыннан дипломнары бар.
– Ә барысы да 2021 елда башланды, – дип искә ала “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Валентина Киселева. – Ул вакытта безнең үзәктә менталь тайпылышлары, аутизм спектры бозылулары, хәтер белән проблемалары булган 18 яшьтән олырак затлар өчен көндезге төркемнең инновацион технологиясе кертелде. Бу төркемгә атнага дүрт тапкыр 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге 20 кеше йөри.
– Безнең бурыч социалькөнкүреш, социаль-мохит, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, ял итүне оештыру, – дип аңлата социаль педагог Лилия Золина. – Вокал төркемендә биш кеше бар. Конкурсларда башта без алар белән бергә чыгыш ясадык, хәзер алар үзләре сәхнәгә чыга. Һәм һәркайда призлы урыннар алалар.
Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтүдән тыш, төркемдә катнашучылар китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда булалар, табигатькә чыгалар. Шул вакыт эчендә алар бер-берсе белән дуслашалар. Дәресләр катнашучыларга уңай йогынты ясый. Кешеләрдән куркып, өйдә утыручылар чыкканда ишек ябарга, юл аркылы чыгарга, кибеттән азык-төлек сатып алырга, аралашырга өйрәнделәр. Бу аларның якыннары өчен дә бик зур ярдәм.
Төркемнең бер катнашучысы – аны К. дип атыйк, анда баштан ук йөри, һәм барлык яңа килгәннәр аңа тартыла, әгәр ул килмәсә, борчылалар. Егет аз сүзле, ләкин тыңлый белә.
Әнисе сөйләгәнчә, ул гаиләдә озак көтелгән бердәнбер бала, ләкин менталь тайпылышлар һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар ачыкланган. Табиблар ярдәме белән ул бишенче яшендә генә йөри башлый. Һәр өч ай саен хастаханәгә яталар, аннары әнисе үзе уколлар, массаж, башка процедуралар ясарга өйрәнә. Төнлә хастаханәдә санитарка булып эшли, көндез бала белән утыра. Малайны балалар бакчасына алалар, ләкин сәламәт балалар аны рәнҗетәләр, шуңа күрә гаилә аны өйдә калдыруны, няня чакыруны яхшырак күрә.
Малай коррекцион мәктәптә укыган, сигез сыйныфны тәмамлаган. Ахырдан, өйдә утырмас өчен, берничә ел спорт белән шөгыльләнә, хәтта спорт комплексы хезмәткәре дә егетне дәресләргә йөртергә ризалаша, ә өйгә үзе кайта. Әтисе улын бөтен өй эшләренә өйрәтә, үзе белән балыкка алып бара. Күрше егетләре дә кайчак үз компанияләренә чакыра, хәтта гомуми чатка да керткәннәр.
2021 елдан егет “Кайгырту” үзәгенең көндезге төркеменә йөри.
– Җәен үзе велосипедта бара, кышын озата барырга туры килә – тайгак, – дип сөйли әнисе. – Педагоглар аңа якын килү юлын таба алдылар, моторикасын үстерәләр, юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтәләр, хәтта пицца пешерергә дә өйрәнде. Ә мин һәрвакыт өйдә җырладым, ансамбль белән чыгыш ясадым, һәм улым да музыкага тартыла. Ул төркемдә рәхәтләнеп җырлый һәм чыгыш ясый. Ә мине аның аралашуы шатландыра. Ул бит минем өчен җир йөзендәге иң кадерле кеше!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа