Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә рәссам Рәзидә Юсупованың алтмыш картинасыннан торган күргәзмә бара

Район газетасы хәбәрчесе автор белән якыннанрак танышты.

– Рәзидә Заһитовна, кулыгызга ничә яшьтә кисточка алдыгыз?

– Мин үземне белгәннән бирле рәсем ясыйм. Әтиемнең бертуган абыйсы Нияз Төхфәтуллин рәссам иде, Мәскәүдә эшләде. Ул мине беренче эш кораллары - маркерлар, карандашлар, буяулар белән тәэмин итте. Әтием Заһит Фарукович та рәсем ясады, лозунглар язды, һөнәре буенча ул физика, математика укытучысы иде.

– Димәк, әтиегез өчен бу күбрәк мавыгу булса, абыегыз өчен тормыш эше булган. Ә сезнең өчен?

– Мин Казан сәнгать училищесын тәмамладым, аннары шул ук юнәлештә Чебоксарда югары белем алдым. Питрәч икенче мәктәбендә рәсем дәресен укыттым, аннары 17 ел хезмәт эшчәнлегем балалар сәнгать мәктәбендә узды. Инде ун ел Казан халык һөнәрчелеге техникумы студентларын укытам. Гомерем буе үземнең сәнгать белгечлегем буенча эшлим.

– Укытучы буларак, сезгә шундый сорау бирәсем килә. Хәзерге заман яшьләре сынлы сәнгать белән кызыксынамы?

– Сәләтле балалар һәрвакыт булды һәм булыр дип өметләнәм. Ләкин укырга теләк булмаса, талант юкка чыгачак. Әгәр дә бала рәсем ясарга бик сәләтле булмаса, рәсем ясарга теләге көчле икән, ул моңа ирешәчәк, мондый очраклар булды. Бу юнәлештә укучыларның үсеше сөендерә. Быел минем 12 чыгарылыш укучым югары уку йортларының сәнгать факультетларына укырга керде.

– Сез рәсемнәрне даими рәвештә ясыйсызмы, әллә инде илһам килгәч кенәме?

– Даими рәвештә. Үз эшеңнең чын остасы булырга теләсәң, моның белән көн саен шөгыльләнергә кирәк дип саныйм. Рәссам хатын-кыз бөтен вакытын иҗатка гына багышлый алмый, әлбәттә. Чөнки аның гаиләсен, балаларын кайгыртасы бар. Шуңа күрә минем иҗатым балалар үсеп җитеп, мөстәкыйль яши башлагач актив үсеш алды. Алар минем өчәү.

– Сезнең сәләт кемгә дә булса күчтеме?

– Кызым Алсуга гына. Безнең нәселдә шундый бер үзенчәлекле хәл күзәтелә - гаиләдә өч бала туса, аларның берсе, һичшиксез, рәссам була. Бу күп буыннардан бирле килә. Рәсем ясау сәләте Алсуда балачактан ук сизелде, башкаларда юк. Хәзер минем балаларымның үз балалары туа, бу чылбыр өзелмәс дип ышанам.

– Рәссам идеяләрне каян ала?

– Мин аларны иң гадәти булмаган урыннардан алдым. Рәссамнар 15-20 көнгә нинди дә булса гадәти булмаган җирләргә сәяхәт итәләр, анда яшиләр, дин әһелләрен, табигатьне, архитектура корылмаларын ясыйлар. Мәсәлән, мин Киров өлкәсендәге борынгы шәһәрдә булган идем.

– Сезнең ничә картинагыз бар һәм аеруча да нәрсәләр ясарга яратасыз?

– Күп, 200ләп. Минем яраткан жанрым - натюрморт. Тарих һәм этнография белән мавыгам. Картиналарымда татар халкының көнкүреш әйберләрен, милли киемнәр, бизәнү әйберләре, чигелгән сөлгеләрне еш чагылдырам. Шулай ук портретлар, пейзажлар ясыйм. Портретлар өчен геройларны үзем сайлыйм. Мәсәлән, Зөядә чүлмәк ясаучы Евгений Иванов бар, ул бик танылган шәхес, мин аның портретын ясадым. Эшем бик уңышлы килеп чыкты. Аның кызына аеруча да ошады, әтисен шулкадәр төгәл чагылдыра алуыма сокланды, хәтта, күңеле тулып, күзләре дә яшьләнде аның.
Минем өчен бөтен эшем дә балаларым кебек. Аларның берсен дә аерып күрсәтә алмыйм. Борынгы агач стена сурәтләнгән " Нехитрый обед в деревне" исемле картинам ошый, стена караңгы зәңгәр төскә буялган иде. “Утро ветерана” дигән эшем бар, анда өстәлдә йомырка тәбәсе салынган кечкенә таба, дарулар сурәтләнгән, мондагы атмосфера кешенең халәтен тапшыра. Һәр картинаның үз тарихы бар. Аны аңлау һәм тою өчен үз кү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса