Питрау бөтенесен Янсуарга җыйды
Июльнең 12 нче көнендә Янсуарда Питрау көне бәйрәме, икенче төрле әйтсәк, Питрау бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне оештыручылар тырышкан, ел да баерак һәм киңрәк колачлы итеп узучы чарада, беркем дә күңелсезләнеп йөрмәде.
Православие динендәгеләр 12 июльдә изге Петр һәм Павел көнен билгеләп үтә. Керәшеннәрдә бу көнне Питрау дип атыйлар.
Беренче тапкыр 5 ел элек Янсуарда Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аңа бар да өлеш кертте: район җитәкчелеге дә, Керәшен Сәрдәсе, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә, күпсанлы кунаклар да. Шул чагыннан әлеге бәйрәмне уздыру матур гадәткә кереп китте. Анда борынгы йолалар да, бүгенге керәшен халкы традицияләре дә тәкъдим ителде. Өлкән буын вәкилләре әйткәнчә, элек Питрау бер генә авылда узган. Бүген ул инде уртак, зур бәйрәмгә әйләнде.
Моны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да тантанада катнашучыларны сәламләгәндә билгеләп үтте. Ул янсуарлыларга һәм тирә-як авылларда яшәүчеләргә ата-баба йолаларын кадерләп саклаулары, ишәйтүләре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук әлеге бәйрәмнең төрле милләт вәкилләрен берләштерүен билгеләде. Чыннан да, бу көнне бәйрәм мәйданында керәшеннәрне дә, татар, урыс һәм чуаш, үзбәк, әзербайҗаннарны да күрергә мөмкин иде. Кунакчыл Янсуар җире һәммәсен бер мәйданга җыйды! Шунысы гаҗәп, әлеге бәйрәм татар милли бәйрәме - Сабан туеннан күпне алган. Монда хезмәт ярышы әләме дә күтәрелде, иң яхшы игенчеләр һәм терлекчеләне Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләү уздырылды. Төрле милли киемнәрдән фольклор ансамбльләр күплеге дә күзне иркәләде. Алар җыелган халыкка халык җырлары бүләк итте, түгәрәк әйләнде. Балык Бистәсеннән "Нур" керәшен халык коллективы да тәүге тапкыр килгән. Алар тамашачыларга җыр бүләк итте. Төрле конкурсларны күзәтүчеләр күп уңай хисләр кичерде. Мәсәлән, элек заманда Питрауда печән чапканнар. Яшьләргә картлар да ярдәм иткән. Аларга иң мөһиме ышанып тапшырылган - алар чалгы чүкегән. Печән чабарга бик җиңел булган яшьләргә. "Печәнгә әзерләнәбез" бәйгесе нәкъ менә шул турыда искә төшерде. Монда керәшен гүзәлен дә билгеләделәр. Конкурсант кызлар тамашачы алдында милли киемнәрдән чыгыш ясады. Аларны сандыкта кадерләп саклаганнар. Бер керәшен кызы Марина Мухина әйтүенчә, аңа кием әбисеннән калган. Бу киемгә 100 ел икән инде! Керәшен кызларының башларын чәчәк тәкыяләре бизи. Питрау бит әле ул чәчәкләр бәйрәме. Әйтергә кирәк, быел бәйрәмдә яңа бәйгеләр һәм ярышлар уздырылды. Мәсәлән, "Максатка барып җитү" конкурсы күп кешене көлергә мәҗбүр итте.
Көрәш келәмендә хатын-кызлар көрәшүе дә уңыш теләүчеләргә көтелмәгәнчә тәэсир итте. "Балык тотам" конкурсы бала-чага, өлкәннәр өчен күп шатлык китерде. Монда балыкны кул белән күбрәк тотарга тырышырга кирәк иде. Бу конкурс изге Петрның балыкчы булуын искә алып үткәрелә. Питрау көне өчен традициягә әйләнгән бәйгеләр: көянтә белән йөгерү, капчык сугышы һәм тагын әллә никадәр ярышлар халык күңелен күтәрде.
Кыскасы, быел оештыручылар бик яхшы тырышкан, берәүнең дә эче пошарга вакыты юк иде.
Бәйрәм дискотека белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа