Алга
  • Рус Тат
  • Питрау бәйрәмнәрендә без җөриек...

    "Сандугачның теле беткән - үләннәрнең тәме беткән" вакытта, җәйнең нәкъ уртасы - 12 июль көнне керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмгә бер тапкыр килгән кеше, икенче елның Питравын да ашкынып көтеп ала. Янсуар авылында быел 8 нче тапкыр уздырылучы бәйрәм мәйдан тутырып халык җыйды.

    "Сандугачның теле беткән - үләннәрнең тәме беткән" вакытта, җәйнең нәкъ уртасы - 12 июль көнне керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмгә бер тапкыр килгән кеше, икенче елның Питравын да ашкынып көтеп ала. Янсуар авылында быел 8 нче тапкыр уздырылучы бәйрәм мәйдан тутырып халык җыйды.

    "Туганнарның сагынган чагы, туганнарның җыелган чагы" дип керәшеннәр белми генә җырламый инде. Нәкъ менә Питрау көнендә ерак җирләрдә яшәүче туганнар бер-берсенә кунакка кайта, яшьләр бу көнне болын-кырларда уен-көлке, җыр-бию белән күңел ача. Ел саен районыбызның Янсуар авылында узучы Питрау бәйрәме дә менә шул традицияләрне үз эченә сыйдыра.
    Бәйрәм башланганда халыкның азрак булуына борчылуым юкка булган икән. Керәшен ансамбльләре җыр сузуга, мәйданга халык агыла башлады. Питрау бәйрәменең бизәкләренә әйләнгән Керәшен Сәрдәсеннән "Чулпы" халык ансамбле, "Сәер" төркеме, Кибәчтән "Беләзек" ансамбле, Кәвәлдән "Асыл тәңкә", Көлкәмәрдән "Яшьлек", Янсуардан "Мишә", Питрәчтән "Моңлы тамчылар" фольклор ансамбльләре бер-берсен уздыра-уздыра "Түгәрәк уенда" күңелгә ятышлы керәшен халык җырларын җырлады.
    Питрау халыкны берләштерә дип юктан гына эйтмиләр. Керәшен дусларын бәйрәм белән котларга районнан "Җәүһәр" татар халык ансамбле, "Калинушка", "Рябинушка" рус җыры ансамбльләре, "Сәйлән" бию төркемнәре дә килгән иде.
    Традиция буенча Питрауга килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Барлык халыкны бәйрәм белән район башлыгы Эдуард Дияров тәбрикләде.
    - Питрау - ул җыелышып күңел ачу чарасы гына түгел, керәшеннәрнең йомгак ясау, кыр эшләренә чыгар алдыннан ял итеп алу җыены да . Быел инде ул 8 нче тапкыр үткәрелә. Барыгызга да аны күңелле итеп, җыр-биюләр белән уздырып җибәрүегезне телим, - диде ул үзенең чыгышында. Теләкләргә республика кунагы - наркокүзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев, "Полимэкс" оешмасы генераль директоры Рамил Вәгыйзов, "Сабан" оешмасы җитәкчесе Илнар Сөләйманов, Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов та кушылды.
    Ул арада мәйданда бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре башланып китте. Керәшеннәр киң күңелле халык. Шуңа күрә бәйрәмнәре дә бик күңелле үтә. Шунысы игътибарга лаек, бу көнне уздырылган бәйгеләрнең асылында керәшен халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре ята. Мәсәлән, Питрау көнне халыкның иртәдән печәнгә төшү йоласын яктырткан "Чалгы кайрау" бәйгесендә хатын-кызларның узыша-узыша чалгы кайрауларын да, апостол Петрның балык тотарга яратуын искә алып, ир-атлар һәм хатын-кызларның кул белән капшап балык тотуын күзәтү дә гаять күңелле иде.
    - Питрау бәйрәменең безнең керәшеннәргә хас гореф-гадәтләрне саклауда роле бик зур. Өлкән буынга алмашка яшьләр килә. Аларга нәкъ менә бүген керәшен җыр-биюләрен, йолаларын отып калырга бик яхшы мөмкинлек бар, - ди Керәшен Сәрдәсе музее директоры Анна Никифорова.
    Яшьләрнең үзләренә килгәндә исә, алар бик теләп "Питрау чибәре" бәйгесендә катнаша. Әнә Кибәч авылыннан килгән керәшен чибәре Марина Шишикинаны да Питрауга әлеге бәйгедә катнашып, җиңү теләге алып килгән икән.
    - Бәйгедә без керәшен халкы җыр-биюләрен башкарып кына калмыйча, гореф-гадәтләр, йолалар буенча да белемнәребезне тикшерәбез, аш-суга булган осталыкларны күрсәтәбез, - ди 3 нче урынны яулаган Марина. Ә инде "Питрау чибәре" исеменә Керәшен Сәрдәсеннән килгән чәчәк кебек матур кыз - Марина Мухина лаек булды.
    Башка еллардан аермалы буларак, Питрауда яңа бәйгеләр дә бар иде. Алар арасыннан "Суммаистлар" көрәшен һәм "Гигант аяк киеме киеп йөгерү" бәйгеләрен халык аеруча яратып кабул итте.
    "Мунча себеркесе", "Гер күтәрү", "Арбага хатынын утыртып чабу", "Тәңкә эзләү" һәм башка бәйгеләр дә бик күп катнашучыны һәм тамашачыны мәйданга җыйды.
    Шулай да, һәрвакыттагыча, милли көрәшкә тиңнәр булмады. 5 сәгатькә якын барган көчле алышлардан соң абсолют батырның исеме билгеле булды. Төп приз -тәкә һәм район башлыгы бүләге - мотоциклга Питрәчтән Фәрхат Фәйзуллин лаек булды.
    Борынгы гадәт буенча, Питрау бәйрәме зур учак белән тәмамланды. Питрауда кызлар сайлыйлар, пыкрауда - туйлар ясыйлар ди керәшен халкы. Бу көнне дә яшь йөрәкләр бер-берсен табышмыйча калмагандыр.
    Керәшен халкының милли бизәкләре белән чираттагы Питрау да тарихта калды. Әлеге бәйрәм - Питрәчтә гомер итүче күпсанлы милләт вәкилләренең үзара дус-тату яшәвен дәлилләп тора. Ә иң мөһиме - керәшен мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтү өчен бер дигән мөмкинлек тә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: