Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч керәшеннәре үз гореф-гадәтләрен яңарта

Казанда ел дәвамында Татарстан Республикасында яшәүче керәшеннәрнең мәдәният айлыклары уздырылачак. Февраль ае Питрәч районы керәшеннәренә багышланган иде.

Айлык программасына Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә Питрәч рәссамнарының эшләре күргәзмәсе, этник костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, кул эшләре күргәзмәсе кертелгән. Безнең районнан чыккан шагыйрьләр – Луиза Янсуар, Анна Попова, Николай Александров һәм башкалар белән иҗади очрашу узды. Онлайн-мәйданчыкларда тарихка, фольклорга, көнкүрешкә, атаклы керәшеннәргә багышланган мәгълүмат урнаштырылган иде. Керәшен Сәрдәсенең туган якны өйрәнү музее һәм Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее буенча видеоэкскурсияләр оештырылды.
Мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрендә җырчы Игорь Дмитриев, шулай ук «Ел хатын-кызы» конкурсы җиңүчесе Валентина Ямщикова белән турыдан-туры эфирлар, иҗади очрашулар уздырдылар.
Айлык концерт программасы белән тәмамланды, анда безнең районның иң яхшы фольклор, үзешчән коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.
Район башлыгы Илһам Кашаповка әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса