Питрәч кинотеатрына инде 11300 кеше килгән
“Батыр” кинотеатрының тарихы узган гасырның ерак кырыгынчы елларына барып тоташа. Бу елларда район кинофикациясе бик күп үзгәрешләр кичергән.
Өлкән буын питрәчлеләр “Октябрь” дип аталучы кинотеатрны яхшы хәтерли. Ул хәзерге спорт мәктәбе урынында урнашкан иде. Ул вакытта анда киносеанс көннәрендә алма төшәрлек тә урын калмый торган булган. Бу питрәчлеләрнең очрашып сөйләшер өчен яраткан урыннары иде.
1987 елда яңа кинотеатр төзелә, бүген ул “Батыр” мәдәни-спорт комплексында урнашкан. РФ Мәдәният министрлыгы гранты һәм Кино фонды ярдәмендә (биш миллион сум күләмендә) 2017 елда анда тамашачылар залында 135 урынга реконструкция үткәрелде. Кинотеатр креслолары, санлы кинопроектор, проекция экраны, акустика системасы, билетлар сату өчен программа-аппарат комплексы урнаштырылды. Аны тантаналы рәвештә ачу 2018 елның 7 февралендә булды. Бу вакыт эчендә иң күп каралган фильм - “Тренер”, аны карарга 536 тамашачы килде, барлыгы 42 сеанс үтте.
Нигездә, кинотеатр прокатчысы булып “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тора, ул чит ил, Россия фильмнарын да кайтара, шул исәптән безнең республикада төшерелгәннәрне дә. Яңа кинозалда инде 826 кино күрсәтелде, шуларның 360 сеансы – балалар өчен. Алар арасында даими тамашачылар – бу “Айгөл”, “Кыңгыраучык”, “Кояшкай”, “Каенкай” балалар бакчаларына йөрүчеләр. Шулай ук кинотеатрга коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә йөри. Күптән түгел безгә Кощак авылында яшәүче Константин Павлюхин мөрәҗәгать итте, ул “Шатлык” приютында тәрбияләнүче балаларның кино караулары өчен түләү тәкъдимен белдерде һәм тагын ике пакет тәм-томнар алып килде. Бу балалар өчен зур куаныч булды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, район кино челтәре хезмәткәрләренең бурычы фильмнар күрсәтүдән генә гыйбарәт түгел. Кино күрсәтү хезмәте бүлегендә “2018-2019 елларга Питрәч муниципаль районы балалары һәм яшьләре” район максатчан программасы нигезендә күп кенә проектлар буенча эш алып барыла. – “Татарстанда кино мохите”, “Татарстан киносы атналыгы”, “Укучының мәдәни көндәлеге”, “Бөтен гаилә белән кино карыйбыз”, “Беренче сыйныф укучысы әбисен кинога чакыра”, “Ачык һавада кино”, “Экран һәм китап”.
2013 елда кино хезмәте күрсәтү бүлеге “И вечно будет май...” гранты отты. Быел грант кысаларында Бөек Ватан сугышы турындагы җырлар башкаручылар арасында инде бишенче тапкыр фестиваль үтте. 9 майда Җиңү парадын кино хезмәте күрсәтү бүлегенең клуб формированиесе “Барабанчылар отряды” ачты, аны бүлек методисты Елена Лифанова җитәкли.
Питрәчлеләр “Батыр” кинотеатрына йөрсәләр иде. Без ата-аналарны да, балаларны да кинога чакырып калабыз. Бүген бездә ремонт эшләре барса да, фильмнар күрсәтелә.
Инде тәрәзәләрне алыштырдылар, фасадны тышлау эшләре башкарыла. Ял итү урыны тиздән яңа рәвеш алачак, ул питрәчлеләрне шатландырачак кына.
Агымдагы елның 11 аенда Питрәч кинотеатры 98 фильм күрсәткән (ел ахырына кадәр тагын өч премьера булачак), 826 сеанс булган, шуларның 360ы балалар өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа