Питрәч китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен әдәби сәяхәт үткәрделәр
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурихан Фәттахның тууына 90 ел булу уңаеннан, "Ленино-Кокушкино" дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында "Халкыбызның үзе кебек" дип исемләнгән язучы иҗатына багышланган әдәби сәяхәт үткәрделәр.
Чарага Казан авиация-техник көллиятеннән 2-4 курс студентлары чакырылган иде.
Китапханәче Нуреева А. И. катнашучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Соңыннан 60 нчы елда куелган "Идел суы ага торыр" спектакленнән өзек карадылар. Балалар викториналарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа