Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч кызлары элек нинди җырлар җырлаган, нинди киемнәр кигән?

Питрәч районында яшәүчеләр башкаруында яңгыраган рус халык җырлары, нәкъ менә безнең районга хас этнографик костюмнар.... Район туган якны өйрәнү музеенда узган “Мишәдә очрашу” вакыйгасы күңелле һәм дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте.

Апрель аеның бер көнендә Питрәч районында яшәүчеләр башкаруында яңгыраган унтугызынчы гасыр ахыры – егерменче гасыр башындагы халык җырлары район музеена кабатланмас рух өстәде. 1997 елдан башлап, аларны А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең рус фольклоры бүлеге белгече Наталья Кондратьева язган. Ул вакытта Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаган. Казаннан килгән кунак “Мишәдә очрашу” чарасында катнашучыларга сөйләгәнчә, ул вакытта белгечлек буенча эшкә урнашу шактый кыен була, һәм ул тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә карар итә. Кыз әтисенең туган ягына, безнең районның Урта Ия авылына кайта һәм бу авылда яшәүчеләр башкаруындагы рус халык җырларын яздыра. Аның тикшеренү эшенең географиясе акрынлап киңәя, язмалар коллекциясе дә тулылана. Һәм бүген ул әлеге уникаль коллекцияне күп еллар дәвамында уңышлы хезмәттәшлек иткән Питрәч туган якны өйрәнү музее фондына тапшырырга карар итә. Казаннан килгән тагын бер кунак, шулай ук А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге вәкиле Галина Елистратова җыелганнарга “Парочка” исемле рус костюмын тәкъдим итте. Костюм юбкадан һәм кофтадан тора, әлеге музей экспонаты безнең район өчен гадәти булган костюм үрнәкләре буенча тегелгән – Питрәч хатын-кызлары элек шундый киемнәрдә йөргәннәр.
- Без туган якны өйрәнү музее белән бик озак эшләдек, җирле халык костюмнарын җентекләп өйрәндек, алар безне үзенчәлекләре белән җәлеп иттеләр. Новосибирскта узган рус костюмнарының этнографик күргәзмәсендә “Парочка” костюмы беренче урын алды, - дип билгеләп үтте Галина Елистратова.
Әлеге очрашуда шулай ук мәдәният үзәге җитәкчесе Наталья Комар да катнашты, ул район музеена хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, матди һәм матди булмаган рухи мирасны саклау өчен алга таба да бергә эшләргә теләк белдерде. Кунакларга, үз чиратында, район мәдәният бүлеге башлыгы Азат Фазылҗанов, хезмәт ветераны Анна Ларина һәм музей мөдире Елена Корябина рәхмәт белдерде. Соңгысы шулай ук аларга бик кирәкле эштә ярдәм итүче питрәчлеләр турында искә төшерде. Өстәвенә, бу өлкәннәр генә түгел, үсеп килүче буын да, алар арасында музейда эшләүче “Исток” балалар түгәрәге бар. Ә “Калинушка”, “Селяне” фольклор ансамбльләре һәм “Домисолька” балалар иҗат коллективы очрашуда катнашучылар өчен үзләренең яраткан җырларын башкардылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса